ЯҢАЛЫКЛАР
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татарстанда күп функцияле гаилә үзәкләренә 80 нән артык гаилә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән
2025 елның декабрендә Татарстанда ике күп функцияле гаилә үзәге эшли башлады. Алар Әлмәт шәһәрендә һәм Казанның Авиатөзелеш районында ачылды. Үзәкләр эшли башлаганнан бирле анда республиканың 85 гаиләсе ярдәм сорап килгән.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Муса Җәлилнең 120 еллыгын билгеләп үтәчәкбез
Быел каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуны зурлап билгеләп үтү максат итеп куелды. ТР премьер-министры Алексей Песошин күрсәтмәсе нигезендә чараларны үткәрү комитеты оештырылган. Алар катнашында Татарстанда һәм Россия төбәкләрендә Җәлилгә багышланган чаралар планы эшләнәчәк.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Финнардан үрнәк алып
Лениногорск районы социаль хезмәткәрләре өлкәннәр өчен файдалы ял оештырганнар.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
БДИ-2026: аттестат алу өчен минималь баллар
2026 елда Россия мәктәп укучыларына аттестат алу өчен БДИдан минималь баллар җыю мәҗбүри. Таләпләрне Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендәге күзәтчелек билгеләгән.
-
Татар китабы йортында шигъри слэм узачак
29 гыйнварда Татар китабы йортында татар поэзиясенең күренекле вәкилләре Хәсән Туфан һәм Һади Такташның тууына 125 ел тулуга багышланган шигъри слэм оештырыла.
-
Татарстанда «Игелекле Татарстан» премиясе булдырылды
Татарстан Республикасында волонтерлыкны үстерүгә керткән өлеш өчен ТР Рәисе премиясе — «Игелекле Татарстан» гамәлгә куелды. Тиешле карарга Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Изге сукмак»: Россиядә ислам дини туризмын үстерүче яңа проект
Россия мөселманнары Дини җыены ил күләмендә ислам дини туризмын үстерүгә юнәлтелгән «Изге сукмак» дип аталган проект концепциясен әзерләде. Әлеге башлангыч Россиянең 34 төбәгендә тематик маршрутлар булдыруны күздә тота. Бу хакта Дини җыен рәисе, Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов хәбәр итте.
-
Музыка калеб сагында тора!
Сәнгатькә, иҗатка юл яру һәр кешенеке үзгә. Кемнекедер алдан планлаштырганча бара, ә кайберәүләрнең бормалы һәм җитди сынаулар аша үтә. Танылган композитор, музыкант-педагог Роза Мөхетдинованыкы исә газаплы да, сынаулы да була. Хәер, бүгенге көндә дә, инде республикада танылу алган композитор яшәү өчен көрәшә-көрәшә иҗат итә.
-
«Физмат алгарыш» гранты киң юл ача
Казандагы 12 нче мәктәптә һәм 149 нчы лицейда «Физик-математик алгарыш» проекты кысаларында республика семинары узды. Анда Казан, Иннополис һәм республикабыз районнарыннан килгән мәктәп директорлары, методистлар, укытучылар катнашты. Алар иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашты, төгәл фәннәрдә ачык дәресләр карады, укучыларның проект эшләре белән танышты.
-
Рөстәм Миңнехановка «Россиянең мактаулы төзүчесе» исеме бирелде
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка «Россиянең мактаулы төзүчесе» исеме бирелде.
-
Актанышның үз батырлары
Мөгаллимнәр көне уңаеннан «Мәгариф» журналы «Укытучыңны котла, без бүләклибез!» акциясен игълан иткән иде. Бәйгедә иң күп тавыш җыеп җиңүгә ирешкән укытучыны редакция хезмәткәрләре белән барып котларга сүз бирдек. Вәгъдә – иман, диләр. Җиңүчебез – Рамилә Хаҗиеваны тәбрикләү ниятеннән, бер төркем мәгарифләр Актаныш якларына юл тоттык.
-
Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады. Котлау язмасы Рөстәм Миңнехановның MAX платформасындагы рәсми каналында басылып чыкты, дип хәбәр итә «Вести Татарстана».
-
«Патриотик тәрбия буенча иң яхшы дидактик уен» республика конкурсына йомгак ясалды.
«Мәгарифне үстерү институты» һәм «Мәгариф» журналы белән берлектә үткәрелгән мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Патриотик тәрбия буенча иң яхшы дидактик уен» республика конкурсына йомгак ясалды.
-
2025 елда башкалада 12 меңгә якын пар гаилә корган
2025 елның 25 июлендә никахлашучылар саны 120 пар булган. Узган ел Казанда 11 мең 431 никах теркәлгән. Бу 2024 ел күрсәткечләреннән 2,4 процентка күбрәк, дип хәбәр итә Казан шәһәренең ГХАТ идарәсе.
-
Бер уйда, бер рухта
22 гыйнвар көнне «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары тышлык геройларын җыя. Журналларның тышлыгын бизәгән гаиләләр һәм мөгаллимнәр белән бергәләп, 2025 елга нәтиҗә ясалачак.




