Гаиләдә һәркем бәхетле булырга тиеш
Бер кочак ир-ат энергиясе бөркегән ташкын һәм йомшак тавышлы, орчык кебек кенә нәфис гәүдәле яз җиле бергә кушылып сәхнәдән моң агыла икән, димәк, сәхнәдә халкыбызның яраткан артистлары Рөстәм Закиров һәм Люция Мусина. Алар белән журналыбыз өчен бер әңгәмә корган идек инде. Дистә елдан соң ниләр үзгәрде икән?
Ярату еллар узгач килә
2014 елның март санында басылган язмада: «Өйләнешкәнебезгә 15 ел да юк, бер-беребезгә ияләшеп кенә киләбез әле», – дип көлешкән булган алар. Очрашкач иң элек: «Көмеш туйга да ерак калмый бит. Ияләшеп беттегезме икән инде?» – дип сорыйм. Люция ханым, мәхәббәтне өч елдан артык яшәми торган, химик процесс дип санаучы бар психологларга каршы килеп, татар хатын-кызы гына әйтә алырдай җавап белән өздереп куя: «Башта гыйшыклык булса, чын ярату вакыт белән, тормыш сынауларын сынмый-сыгылмый бергәләп узганнан соң гына килә. Яши-яши ныгый гаилә. Бер-береңә ихтирам арта. Аннан соң гына яратам дип әйтергә мөмкин».
Бу вакыт эчендә Люция Мусина – Татарстан Республикасының атказанган артисты, ә Рөстәм Закиров халык артисты дигән зур исемгә лаек булган. Гаиләләре белән җыр дөньясында алар. Люция Мусинаның иҗатында соңгы араларда туган җырлар арасыннан «Бәхет тәме», «Син, син, син» дип исемләнгәннәрен халык аеруча яратып кабул итте, ә «Әгәр дә син булсаң янымда» дигән клипта уллары Айратның саксофонда уйнаганын да күрергә мөмкин.
Уллары Айрат, Казан музыка училищесын тәмамлап, музыкант буларак үсештә. Аның саксофонда бии-бии уйнавын Рифат Зарипов, Филүс Каһиров, Зөлфия-Алмаз Мирзаяновлар, Илсөя Бәдретдинова, Вадим Захаров концертларында да тамашачы яратып кабул итә. Кызлары Миләүшә дә мәктәп елларыннан бирле сәхнәдә, шул ук уку йортының соңгы курсында белем ала. Казан мэры стипендиаты, «Созвездие – Йолдызлык» Бөтенроссия бәйгесе лауреаты, «Будущее России» мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге милли премия иясе, Бөтенроссия балалар Фольклориадасы лауреаты кебек мактанырлык уңышлары бар. Күптән түгел Айгөл Вәлиуллина сүзләренә Риваль Хисмәтуллин иҗат иткән «Яшәүнең кадерен бел» дип исемләнгән яңа җырын тамашачы хозурына тәкъдим итте.
– 10 ел элек әле безнең балалар да сабыйрак иде, хәзер инде үзләре белән кайбер мәсьәләләр буенча киңәш-табыш итәбез. Үз сүзеңне генә әйтеп булмый, аларның карашы белән дә исәпләшергә кирәк, – ди әтиләре.
Бу урында ирексездән елмаеп куям. Ник дигәндә, ун ел элек булган очрашу вакытында Рөстәм абый балалары турында «картайгач та исәпләшсеннәр иде» дигән булган. Әмма үзең дә шул югарылыкта калырга тиешсең дип ассызыклый ул һаман да.
– Олыны олы итә белү зур әйбер, сүз дә юк. Әти кеше буларак әйткән фикеремне кабул итә беләләр, шөкер. Әйтик, Айратны гел мактыйлар. Мин дә сүкмәсәм, бөтенләй йолдызланып китәр. Мин аның музыкант буларак үсүен телим. Теләсә кайсы аудитория өчен ярарга тиешсең, дим. Саксофончының хезмәте җиңел түгел, хәрәкәте, сулышы. Концертларда җырлыйм да үзем тамашачы яисә тавыш операторлары янына чыгып китәм, аның чыгышын бәялим. Беренче нотадан ук залны тота белүен, ихластан эшләвен үзем дә ошаттым. Чыгышыңны видеога төшереп карарга кирәк. Әгәр үзеңне идеаль дип йөрмәсәң, видеодан барысы да аермачык күренеп тора. Майкл Джексон стиле татар халкына бик бармый, миллилегең җуйма, дип тәкрарлап торам.
Һәркем шәхес була алмый
Татар халкының йөрәгендә кала торган аерым җырлар бар. Әйтик, Илһам Шакировның «Сандугач»ы, Зөһрә Сәхәбиеваның «Җидегән чишмә»се, Габделфәт Сафинның «Чияләр»е – татар халкы күпме яшәсә, шулхәтле тыңлана торган җырлар. Рөстәм Закировның «Җанымда яз булып кал әле» җыры да йөрәкләрдә үз урынын тапты. Халык күңеленә юл ничек салына икән?
– Профессиональлеккә омтылганда җырчының үз фикере, төрле остазлары булырга тиеш. Бер калыпка кермичә, җырчы үзе тоемлаганча иҗат итүдән туктамасын өчен кирәк бу әйбер. Йөрәк кушканча эшләп караудан куркырга кирәкми. Бу бөтен өлкәгә кагыла, – дип инанган Рөстәм абый.
– Һәр иҗатчы шәхес бит дип әйтергә телисезме?
– Юк! Әйтик, шәп җырчы була аласың, ләкин шәхес булмаска мөмкинсең. Җыр сәнгатендә Салават – шәхес. Ул җырлауны профессия буларак танытты. Татар моңына, җыр көченә дәүләт җитәкчеләрен дә инандыра, хөрмәт уята белде. Күпме яшьләргә үрнәк күрсәтте. Бөтен кеше шәхес була алмый. Шәхес булыр өчен глобаль эшләр башкарырга кирәк.
Китапча гына булмый
Гаилә учагын саклау, балалар тәрбиясе Люция ханым җилкәсендә. Балалар тугач, аларны кем беләндер өйдә калдырып айлар буена гастрольгә чыгып китү әлеге гаиләгә хас түгел. Популярлыкка зыян килгәндер, күпмедер мөмкинлекләр дә кулдан ычкынгандыр, ләкин алар гаиләне сайлый. Балаларны калдырмыйсың дип ире тарафыннан катгый куелган тәртипкә башта үпкәләсә дә, аның хаклы булуын үзе дә таный Люция. Иң мөһиме: балалар белән бәйләүче күңел җепләре өзелми. Ике арадагы әнә шул җылылыкны, якынлыкны саклый алмасаң, үсмерлек чорында кыенгарак туры киләчәк.
– Китап өйрәткәнчә генә булмый, балалар үстергәндә үз ысулларың барлыкка килә, – ди Люция. – Ата-ана белән балалар мөнәсәбәтләренә без дә башкалар кебек гомер буе өйрәнәбез. Син балаларга бер әйбер өйрәтеп, үзең икенче төрле эшлисең икән, алар сине кабатлый. Кайчакта балалар үзләре үрнәк күрсәтә.
Егылып карарга мөмкинлек
Рөстәм Закировның яңа мавыгу – велосипедта йөри башлаган, хатынын да спортка тартырга исәбе. Сәламәтлек өчен дә, булдыра аламмы дип үзен сынау өчен дә бу шөгыленнән рәхәтлек ала.
Уллары Айрат та һәр малай кебек спорт белән мавыгып ала. Танылган футболчы булырга хыяллана. Әти-әнисе хупламаса да, баланың теләгенә каршы килми. Тәнендәге күгәргән урыннарны күреп, әни кешенең йөрәге әрнесә дә, егылып карар өчен дә балага мөмкинлек бирергә кирәк дип саныйлар әлеге гаиләдә. Танылган футболчы булу юлында кирәкмәс тоелган саксофонын ташлыйм дип тәртәгә типкән мәлендә әти-әнисе сабыр гына киңәш бирә: «Ярты елыңны гына укып бетер дә, аннан күз күрер». Ул арада үсмер футболдан бизеп, саксофоны аның күңел юаткычына әйләнә. Әтисе дә гади генә түгел бит, хәйлә белән күңелен үсендерә белә. «Акча түлим» дип үзе белән концертларына чакыра. Акча эшлим дип канатланган үсмер Айрат та, сеңлесе Миләүшә дә тамашачының алкышлары аша сәхнәгә гашыйк булуларын сизми дә кала.
Миләүшә дә үзен төрле өлкәләрдә сынап карый, бии дә, теннис та уйный. Киләчәккә юнәлеш күрсәткәндә ата-ананың гына түгел, укытучының абруе да зур роль уйнавын беравыздан ассызыклый алар. Әлеге абруйны дәүләт дәрәҗәсендә кайтару кирәк дип саный гаилә: «Укытучы – ул бит дәрес аңлатучы гына түгел, ә остаз да. Белем ягыннан гына түгел, сөйләшү манерасы, тормыш тәҗрибәсе, дөньяга карашы, киңәшләре белән үзенә тартып торырга тиеш. Җырчы нота өйрәтү белән генә чикләнми, иҗат дөньясын төрле яклап ача. Тренер икән, ярышларда гына бил алышырга түгел, тормыш мәйданында да сынатмаска өйрәтә. Менә шундый остаз тапкан бала да, ата-анасы да икеләтә бәхетле инде». Акча түлим дигән хәйләнең икенче ягы да калкып чыга беркөнне. Рөстәм – Люция концертларында чыгыш ясаган яшь саксофончы Айратны Рифат Зарипов үз командасына чакыра. Мондый тәкъдимнән канатланган студент Айрат укуына да өстән генә карый башлый, янәсе, тәҗрибә булса җиткән. Ата кешегә улын «җиргә төшерергә», чын профессионал булыр өчен ныклы белем дә, тир түгеп хезмәт кую да кирәклегенә төшендерергә туры килә. Әтисенең сүзе белән исәпләшүе дә, тәвәккәллеге дә җитәрлек егетнең. Армиягә дә саксофоны белән бара. Хәрби оркестрга эләгеп, Мәскәүдәге Кызыл мәйданда Җиңү парадында чыгыш ясый. Хәрби күнекмәләре өстенә репертуарын да баетып кайта.
Язманың тулы вариантын «Гаилә һәм мәктәп» журналының октябрь саныннан укый аласыз
Комментарийлар