Чәйле һәм күмәчле Бакырчы мәктәбе
Табигать кочагында чишмәләре, күлләре, ял итү зоналары булган парк, фитнес-зал, тәва кошлары, тавислар... Тәтеш районының Ульян өлкәсенә терәлеп диярлек торган данлыклы Бакырчы авылында бу. Мәктәбенә турникетлар аша узып кергәч, заманча җиһазландырылган иркен якты кабинетларны күреп, тагын да гаҗәпләнергә туры килде.
Бакырчыда бакыр бармы?
«Бакырчы» атамасының килеп чыгышы турында бер генә фараз бар. Биредә яшәүче халык бакырчылык белән шөгыльләнгән: бакырдан төрле бизәнү әйберләре, тормыш-көнкүреш өчен кирәкле булган хуҗалык әйберләре җитештергәннәр, тирә-якта шуның белән дан тотканнар. XVII гасырның беренче яртысы – XIX гасырның урталарында Бакырчы авылы кешеләре дәүләт крестьяннары исемлегендә йөргән, кораблар төзү өчен урман әзерләүдә лашманчылык бурычын үтәгән. 1920 елга кадәр авыл Сембер өязенең Сөендек волостена кергән. Соңрак Буа районына, аннары Тәтеш районы составына карый башлаган. Хәзерге вакытта Бакырчы авылында 115 хуҗалык бар. Биредә яшәр өчен, барлык мөмкинлекләр тудырылган: урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, балалар өчен ачык спорт мәйданчыгы, фитнес-зал эшли. Юллар төзекләндерелгән: асфальт һәм таш җәелгән.
50 ел көткән ремонт
Заманында Бакырчы авылында 3 мәчет, 2 мәдрәсә булган. Мәдрәсәдә указлы муллалар гарәпчә һәм татарча уку, язу, санауга өйрәткәннәр. Дөньяви белем тарихы 1934 елда башлангыч мәктәп ачылгач башлана. 1937 елдан – җидееллык, ә 1960 елдан сигезьеллык мәктәп була инде ул. 1971 елда мәктәп яңа бинага күчә.
2022 елда 51 ел төзекләндерүнең ни икәнен дә белмәгән уку йортына республика программасы буенча капиталь ремонт ясала. Ә белем йортының тирә-ягын төзекләндерүдә «Бакырчы» хуҗалыгы һәм авыл җирлеге башлыгы Илдар Мәхмүтгәрәй улы Шәмсетдинов зур ярдәм күрсәтә. Ул биредә инде 10 елга якын хезмәт куя.
– Берләшеп, ярдәмләшеп яшибез. Мәктәптә төрле чаралар үткәрелгәндә, «Бакырчы» хуҗалыгы һәрчак ярдәмгә килә. Мәскәүдә яшәүче якташыбыз Наил Мансур улы Мөхитов мәктәп спорт залын төзекләндерде, балаларга ачык спорт мәйданчыгы бүләк итте. Мәктәп территориясендә урнашкан фитнес-зал да иганәчеләр хисабына булдырылды. Моннан тыш, биредә үк районның ГТО мәйданчыгы да урнашкан. Фитнес-залда төрле спорт ярышлары үткәрәбез. Ирекле көрәш буенча узган бәйгеләргә күрше-тирә өлкәләр – Ульян, Самара һәм Чувашия, Мордовия республикаларыннан ук киләләр. Ел да чиратлаштырып баскетбол яки волейбол ярышлары, патриотик тәрбия буенча да төрле күнекмәләр, уеннар оештырыла. Аннары, мул табыннар әзерләп, барысын да сыйлыйбыз, – дип сөйләде ул рухланып.
Укытучыларга кытлык юк
Мәктәп директоры Роза Баязит кызы Сәлимҗанова әйтүенчә, әлегә биредә укытучылар буенча да кытлык юк. Коллективта 23 кеше эшли, шуларның 16 сы – укытучы, берсе – тәрбияче, калганнары – техник хезмәткәрләр. Яшь белгечләр өчен йортлар салына, яшьләрне авылга җәлеп итәр өчен, барысы да эшләнә.
Хәзерге вакытта Бакырчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә 40 ка якын бала белем ала. Бирегә Бакырчы, Үтәмеш, Чагылдым, Чуваш Чурапаны авылларыннан килеп укыйлар. Күрше чуваш алында мәктәп ябылып, алар да Бакырчы мәктәбенә килеп кушылу сәбәпле, 2014 елдан бирле укыту программасы рус телендә алып барыла. Ә тәрбияви чаралар ана телендә. Татар теле дә, чуваш теле дә тирәнтен өйрәтелә. Балаларның һәрберсе үз туган телен өйрәнсен өчен (чуваш һәм татар телләрен) барлык шартлар да тудырылган, дип ышандырды безне мөгаллимнәр. Өстәмә белем бирү үзәге аша «Туризм» һәм «Театр» түгәрәкләре дә эшләп килә икән.
– Бездә катнаш гаиләләр күп. Чувашлар үзләре дә татар телен бик яхшы белә. Олимпиадаларда катнашып, ел саен муниципаль этапта татар теле һәм әдәбияты, чуваш теле, физик тәрбия буенча беренче урын яулыйбыз. Ел саен республика күләмендә узган фәнни-тикшеренү конкурсларында биология, экология, география, татар әдәбияты буенча укучыларыбызның җиңүләрен күреп шатланабыз. БДИ нәтиҗәләре дә республика күрсәткечләреннән түбән түгел.
ТР гомуми белем бирү оешмалары укытучыларының һөнәри үсешенә грант ярдәме «Укытучы-оста» конкурсында химия һәм биология укытучысы Р.Сәлимҗанова өч тапкыр, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Шәмсетдинова, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ф.Вәлиева, ике тапкыр җиңү яулап, грант оттылар. Д. Габдрахманова «Иң яхшы тормыш иминлеге нигезләре укытучысы» республика конкурсында финалист булды. Р.Сәлимҗанова, «Минем иң яхшы дәресем» педагогларның һөнәри осталыгы XV Бөтенроссия конкурсында катнашып, республикада беренче урынны яулады. Мәскәүдә узган финалда икенче урынга чыгып, «Мәгарифкә хезмәт» өчен медале белән бүләкләнде. Шушы ук конкурсның республика этабында башлангыч сыйныф укытучылары З.Хөсниева һәм А.Мәсгудова икенче урынны алып кайттылар, – дип горурланып сөйләде ул.
Әмма борчулары да юк түгел. Татар әдәбиятын укыту сәгатьләре кыскару күңелләрен кимерә.
– Бер сәгать эчендә генә халкыбызның бай мәдәниятен, күп гасырлык әдәбиятын, милли сәнгатен укучыларга җиткерү мөмкин түгел. Моны дәрестән тыш үткәрелгән тәрбия чаралары белән генә компенсацияләп булмый. Балалар халкыбызның бай мәдәни мирасыннан коры калмасыннар иде, – ди мөгаллимнәр.
Агросыйныф уңышлары
Бакырчының укытучылары гына түгел, укучылары да август аеннан ук җиң сызганып эшкә керешкән быел. Ник дигәндә, быел районда уза торган август киңәшмәсендә беренчел һөнәри юнәлеш бирү максатында ачылган агросыйныфның уңышларын тәкъдим иткән алар. Күргәзмәдә пилотсыз очучы аппаратларны авыл хуҗалыгында куллану буенча үз проектларын күрсәткәннәр. Очучы аппаратны кырларга җибәреп, алар андагы эшне фотога төшерә һәм шулай итеп телефон аша гына эшне хәл итеп була.
Моннан тыш, агросыйныфның икенче юнәлеше – «Бакырчы» чәен дә килгән кунакларга тәкъдим иткәннәр. Инде бер ел дәвамында укучылар чәй үләннәре әзерләү белән шөгыльләнә. Аларны махсус туры китереп, төрле чәйләр җитештерәләр икән. Чәй белән генә чикләнеп калмыйча, үзләре генә белгән рецепт буенча тәмле-тәмле күмәчләр дә пешереп сата икән Бакырчы укучылары.
Җиргә якын һөнәрләргә балаларда кызыксыну уяту максатыннан оештырылган эш бер ел эчендә әнә шулай зур нәтиҗәләр күрсәтә.
Фотолар мәктәп архивыннан
Комментарийлар