Логотип Магариф уку
Цитата:

«Уңыш векторы» Бөтенроссия укучылар үзидарәсе лидерлары форумына гаризалар кабул ителә

«Уңыш векторы» Бөтенроссия укучылар үзидарәсе лидерлары форумында катнашу өчен сайлап алу этабы старт алды. Гаризалар 2025 елның 25 июленә кадәр форумвекторуспеха.рф сайтында кабул ителә. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәгъвачыларга ике конкурс биремен үтәргә кирәк. Беренчесе –  укучылар үзидарәсенең әһәмияте хакында видеоролик яздырырга кирәк. Икенче биремдә укучылар өчен актуаль булган ике проблеманы хәл итеп, аларны чишү планын тәкъдим итү сорала. Моннан тыш, мәгариф учреждениесеннән рәсми рекомендация  хатын да теркәргә кирәк.

2025 елның көзендә «Артек» үзәгендә узачак форумда конкурс сайлап алу этабының 1 000 җиңүче катнашачак. Алар өчен стратегик фикерләүне, укучыларның үзидарә советларында эшләүнең лидерлык сыйфатларын һәм практик күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән бай программа әзерләнгән. 

Сайлап алу этабы 2025 елның 1 июленнән 23 августына кадәр узачак.
Үткәрү форматы: дистанцион.

Виджет фотосы форумның рәсми сайтыннан алынды

Фото: РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ