Кафеда «Фәхрине үтереп ташладылар»ны укыйлар
Татмедианың «Әдәби кафе»сында драматург Равил Сабырның Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Фәхрине үтереп ташладылар» китабы тәкъдим ителде....
Татмедианың «Әдәби кафе»сында драматург Равил Сабырның Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Фәхрине үтереп ташладылар» китабы тәкъдим ителде.

Бу – авторның шундый күләмдәге беренче иҗат җимеше. Бу әсәр 2021 елда Татарстан Республикасы Илбашы каршындагы татар телен һәм республикабызда яшәүче башка халыкларның телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе үткәргән әдәби конкурсның «Роман» номинациясендә 3 нче урынны яулаган иде. Романда заманасына күрә әхлак тәрбиясе, мәгариф, сәясәт, милли үзаң белән бәйле проблемалар күтәрелә. Автор бу әсәрен повесть буларак яза башлаган булган, соңрак ул тирәнәеп, җәелеп киткән, геройларның образлары да шактый калку итеп бирелгән.
Әдәби кафега килүчеләр автограф куелган «Фәхрине үтереп ташладылар» китабын авторның үз кулыннан кабул итеп алдылар. Андый бүләкнең бәһасе еллар узган саен арта гына барачак, тарихи сәхифәләрне тулыландыручы мондый романга тузан да кунмас.

Комментарийлар