19 гыйнвар 2026 яңалыклары
-
2025 елда башкалада 12 меңгә якын пар гаилә корган
2025 елның 25 июлендә никаһлашучылар саны 120 пар булган. Узган ел Казанда 11 мең 431 никах теркәлгән. Бу 2024 ел күрсәткечләреннән 2,4 процентка күбрәк, дип хәбәр итә Казан шәһәренең ГХАТ идарәсе.
-
Бер уйда, бер рухта
22 гыйнвар көнне «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары тышлык геройларын җыя. Журналларның тышлыгын бизәгән гаиләләр һәм мөгаллимнәр белән бергәләп, 2025 елга нәтиҗә ясалачак.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Шиһабетдин Мәрҗани йортында мәдәни-агарту киңлеге пәйда булачак
Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан Шиһабетдин Мәрҗани йортын реконструкциягә әзерлиләр, дип белдерде «Тарихи мохит» МБУ директоры Элина Табакчи.
-
Фатих Әмирхан мирасына багышланган күргәзмә ачыла
23 гыйнвар көнне Габдулла Тукай әдәби музеенда күренекле татар язучысы, драматург, публицист Фатих Әмирханның тууына 140 ел тулуга багышланган күргәзмә ачыла, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.
-
КНИТУның «Д» уку корпусында ана һәм бала бүлмәсе ачылды
КНИТУның «Д» уку корпусында ана һәм бала бүлмәсе ачылды. Бүлмә «Помоги маме учиться» Бөтенроссия проекты кысаларында булдырылган.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татарстан ТДИ буенча экспериментка кушылды
Эксперимент 2025 елда Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Липецк өлкәсендә башланган иде. РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов сүзләренчә, проект уңышлы нәтиҗәләр күрсәтте: Мәскәүдә генә дә анда 39 мең тугызынчы сыйныф укучысы катнашкан. 2026 елда экспериментка тагын биш төбәк кушылды, алар арасында Татарстан да бар. Проект барлыгы 12 төбәктә гамәлгә ашырылачак һәм 2029 елга кадәр дәвам итәчәк.




