«Патриотик тәрбия буенча иң яхшы дидактик уен» республика конкурсына йомгак ясалды.
«Мәгарифне үстерү институты» һәм «Мәгариф» журналы белән берлектә үткәрелгән мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Патриотик тәрбия буенча иң яхшы дидактик уен» республика конкурсына йомгак ясалды.
"Мәгарифне үстерү институты" һәм "Мәгариф" журналы белән берлектә үткәрелгән мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен "Патриотик тәрбия буенча иң яхшы дидактик уен" республика конкурсына йомгак ясалды.
Конкурс мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирү юнәлешендә педагогларның эшен активлаштыру,
нәтиҗәле дидактик материаллар белән мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын яхшырту, тәрбиячеләрнең иҗади потенциалын үстерүгә ярдәм итү, педагогларның үз һөнәри компетенцияләрен күтәрү белән кызыксынуын стимуллаштыру максатыннан оештырылды.
Бәйгегә республиканың төрле почмакларыннан төрле эчтәлектәге кызыклы эшләр килде. Сайлап алынган дидактик проектларны тәрбиячеләр бүген жюри хозурына тәкъдим итте.
Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Алсу Нияз кызы Биктова биредә күрсәтелгән уеннарның чыннан да бик файдалы һшм кирәкле булуын, киләчәктә дә мондый конкурсларны дәвам итәргә кирәклеген билгеләп узды.
Иң үзенчәлекле һәм иң яхшы дип табылган уен проектлары "Мәгариф" журналы битләрендә дә яктыртып барылачак.





Комментарийлар