Татарстан ТДИ буенча экспериментка кушылды
Эксперимент 2025 елда Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Липецк өлкәсендә башланган иде. РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов сүзләренчә, проект уңышлы нәтиҗәләр күрсәтте: Мәскәүдә генә дә анда 39 мең тугызынчы сыйныф укучысы катнашкан. 2026 елда экспериментка тагын биш төбәк кушылды, алар арасында Татарстан да бар. Проект барлыгы 12 төбәктә гамәлгә ашырылачак һәм 2029 елга кадәр дәвам итәчәк.
Быел Татарстан масштаблы белем бирү экспериментына кушылды. Урта һөнәри уку йортларына укырга керергә җыенучы 9 нчы сыйныф укучылары ике фәннән генә дә ТДИ тапшыра алачак. Инициатива урта һөнәри белем системасына (СПО) күчүне гадиләштерү һәм аны укучылар өчен кулайрак итүне максат итеп куя.





Комментарийлар