Шиһабетдин Мәрҗани йортында мәдәни-агарту киңлеге пәйдә булачак
Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан Шиһабетдин Мәрҗани йорты реконструкциягә әзерлиләр, дип белдерде «Тарихи мохит» МБУ директоры Элина Табакчи.
Хәзерге вакытта проект-смета документациясен эшләү этабында. Алдагы елда төзелеш һәм ремонт эшләренә финанслау алырбыз дип өметләнәбез», — диде ул.
Йортта мәдәни-агарту киңлеге булдыру планлаштырыла. Биредә иҗади лабораторияләр оештыру һәм татар телен өйрәнү буенча эшләр алып бару планлаштырыла.
Бу йорт Иске Татар бистәсендә яңа җәлеп итү ноктасы булыр дип көтелә.





Комментарийлар