22 декабрь 2025 яңалыклары
-
«Апуш» балалар театр студиясе «Елантау» этно-фэнтези мюзиклын тәкъдим итте
«Апуш» татар балалар театр студиясе «Елантау» этно-фэнтези мюзиклын тәкъдим итте. Пьесаның авторы – язучы, шагыйрә Резедә Гобәева. Спектакльне сәхнәгә куючы остаз – «Апуш» студиясенең җитәкчесе, актерлык осталыгы остазы Алия Фәйзрахманова.
-
«Мәгариф чыршылары» акциясен игълан итәбез!
Яңа ел бәйрәменә санаулы көннәр генә калып бара. Бу атнадан башлап мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында «Чыршы бәйрәмнәре» гөрләп узачак.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татарстанда туристлык маршрутлар буенча 40 км дан артык юл ремонтланган
2025 елда Татарстанда туристлык маршрутлары буенча юл инфраструктурасын үстерү проектлары гамәлгә ашырылды, дип хәбәр итә «Татар-информ». ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, эшләр гомуми озынлыгы 40,8 км булган 13 юл участогында башкарылган.
-
Рөстәм Миңнеханов Әлмәттән ике күпбалалы гаиләгә машина ачкычлары тапшырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәттәге ике күпбалалы гаиләгә «Лада Ларгус» автомобиле ачкычларын тапшырды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Казанда Яңа ел бәйрәмнәрендә әкият трамвае йөриячәк
Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан буйлап әкият персонажлары белән тематик трамвай йөри башлаячак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов хәбәр итте, дип яза «Вести Татарстана».
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Яңа ел төнендә казанлылар өчен ике тематик мәйданчык эшләячәк
Яңа ел төнендә Казанда бәйрәм программасы Черек күл паркында һәм «Казан» гаилә үзәге янында оештырылачак.
-
Рөстәм Миңнеханов Әлмәттәге яңа перинаталь үзәк белән танышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кама аръягына эш сәфәре кысаларында Әлмәттәге яңа перинаталь үзәк белән танышты. Үзәк елына 3,5 мең сабыйга исәпләнгән.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татарстан Республикасында өлкәннәр өчен 1800 дән артык төрле чара оештырылган
2025 елда Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнар өчен «Гаилә» милли проектының «Актив озын гомер»программасы кысаларында 45 муниципалитетта 1,8 меңнән артык чара оештырылган. Программа өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш активлыгын арттыруга юнәлдерелгән, һәм 480 меңгә якын татарстанлы спорт һәм ял итү чараларында катнашкан.




