«Апуш» балалар театр студиясе «Елантау» этно-фэнтези мюзиклын тәкъдим итте
«Апуш» татар балалар театр студиясе «Елантау» этно-фэнтези мюзиклын тәкъдим итте. Пьесаның авторы – язучы, шагыйрә Резедә Гобәева. Спектакльне сәхнәгә куючы остаз – «Апуш» студиясенең җитәкчесе, актерлык осталыгы остазы Алия Фәйзрахманова.
Пьесаның авторы ассызыклап үткәнчә, әсәр, балаларның яшь үзенчәлеген исәпләп, «Апуш» студиясенә атап язылган.
«Алиянең фантазиясе, күзаллавы көчле, язу процессында да, бергәләп уйлашып үзгәрешләр керттек, балалар да үз фикерләрен әйттеләр. Эш процессында бик күп әйберләр эшләнелде, – дип уртаклашты Резедә Гобәева.
Спектакль бер-береңнең кадерен белергә, кешеләрнең серләрен чит-ятка сөйләмәскә, сүзеңдә торырга өйрәтә.
Фото: Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге





Комментарийлар