7 ноябрь 2025 яңалыклары
-
III Республика Яруллин педагогик укулары
2025 елның 7 ноябрендә Казан шәһәренең Балалар иҗаты үзәгендә «Өстәмә белем бирү тәрбия киңлегенең аксиологик өстенлекләре» темасына III Республика Яруллина педагогик укулары узды. Укулар Ватанны саклаучылар елына, өстәмә белем бирү һәм Татарстан Республикасы балалар хәрәкәте ветераннары: талантлы педагог, Казан шәһәренең Вахитов районы Балалар иҗаты үзәге директоры Фәүзия Гыймазетдин кызы Яруллина (1985-2012 еллар) һәм педагогика фәннәре кандидаты, әлеге учреждениенең фәнни җитәкчесе Валерия Вячеславовна Политова (1985-2012 еллар) эшчәнлекләренә багышланган иде.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Туган тел фест – 2025» республика фестивале уза
Иртәгә, 8 ноябрь көнне, татар телендә белем бирүче мәктәпкәчә белем бирү педагоглары өчен «Туган тел фест – 2025» республика фестивале узачак.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Ата-аналар юлда иминлек яклы» конкурсы үткәрелә
«Татарстан Республикасында 2030 елга кадәр балалар һәм яшүсмерләрнең юлда йөргәндә иминлек компетенцияләрен формалаштыру» программасы кысаларында башлангыч сыйныфның ата-аналар комитетлары арасында «Ата-аналар юлда иминлек яклы» конкурсы үткәрелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Балаларга өстәмә белем бирү һәм укучыларга психологик ярдәм күрсәтүне үстерү идарәсе башлыгы Айгөл Кашапова хәбәр итте.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Балаларның юл иминлегенә багышланган чаралар оештырылды
Агымдагы уку елында балаларның юл иминлегенә багышланган чаралар, программалар оештырылды. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Балаларга өстәмә белем бирү һәм укучыларга психологик ярдәм күрсәтүне үстерү идарәсе башлыгы Айгөл Кашапова хәбәр итте.
-
Татарстанның ике югары уку йорты дәүләт идарәсе өлкәсендәге югары уку йортлары рейтингына керде
Татарстанның ике югары уку йорты — Казан федераль университеты, Казан дәүләт аграр университеты RAEX агентлыгы тарафыннан төзелгән топ-100 Россия югары уку йорты исемлегенә керделәр.
-
Дәүләт Думасында «Герой ата» исемен кертүне тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасының Гаиләне яклау, ата-ана һәм бала мәсьәләләре комитеты җитәкчесе Нина Останина Россиядә күпбалалы ир-атлар өчен «Герой ата» исемен кертүне тәкъдим итте, дип хәбәр итә РИА Новости.




