«Ата-аналар юлда иминлек яклы» конкурсы үткәрелә
«Татарстан Республикасында 2030 елга кадәр балалар һәм яшүсмерләрнең юлда йөргәндә иминлек компетенцияләрен формалаштыру» программасы кысаларында башлангыч сыйныфның ата-аналар комитетлары арасында «Ата-аналар юлда иминлек яклы» конкурсы үткәрелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Балаларга өстәмә белем бирү һәм укучыларга психологик ярдәм күрсәтүне үстерү идарәсе башлыгы Айгөл Кашапова хәбәр итте.
— Иң мөһиме — конкурсның барлык катнашучылары «Сакла» сайты аша тест үтәчәкләр. Бу, үз чиратында, юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабат искә төшерү мөмкинлеге бирәчәк, – дип билгеләп үтте Айгөл Кашапова.
Максат — ата-аналар җәмәгатьчелеге арасында юл хәрәкәте иминлеген популярлаштыру.
Бурычлар:
- 1–2 нче сыйныф укучылары өчен юл хәрәкәте иминлеге темасына уеннар эшләү;
- 3–4 нче сыйныф укучылары өчен юл хәрәкәте иминлеге буенча тематик уен мәйданчыклары проектларын булдыру.
Конкурс этаплары:
- Мәктәп этабы — 2025 елның октябрь–ноябрь айлары;
- Муниципаль этап — 2026 елның гыйнвар–февраль айлары;
- Республика этабы — 2026 елның март–апрель айлары.





Комментарийлар