Логотип Магариф уку
Цитата:

Балаларның юл иминлегенә багышланган чаралар оештырылды

Агымдагы уку елында балаларның юл иминлегенә багышланган чаралар, программалар оештырылды. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Балаларга өстәмә белем бирү һәм укучыларга психологик ярдәм күрсәтүне үстерү идарәсе башлыгы Айгөл Кашапова хәбәр итте.

– Юлда үз-үзеңне тоту культурасын формалаштыру кечкенәдән башлана һәм баланы белем бирү дәверендә озата бара, – дип ассызыклады ул.

Уку елы башында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Дәүләт автомобиль инспекциясе  бергәлектә «Игътибар — балалар!» дигән традицион акция узды. Максаты —  балаларның юлдагы иминлеген тәэмин итү.  (25 август – 7 сентябрь)

15–21 сентябрьдә Бөтенроссия юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы оештырылды. Биредә: 

– юллардагы куркынычсызлык паспортлары актуальләштерелде;

– «өй – мәктәп - өй» балалар хәрәкәтенең куркынычсыз маршрутлары схемасы яңартылды. 

9 сентябрьдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ДАИ белән берлектә Республика онлайн ата-аналар җыелышы үткәрде.

— Шулай ук юлларда балаларның куркынычсызлыгына багышланган ата-аналар җыелышлары барлык мәктәпләрдә дә узды, анда ДАИ хезмәткәрләре дә катнашты, – дип өстәде Айгөл Кашапова. 

Иң төп бурыч — ата-аналарның балаларны яктылыкны чагылдыра торган элементлар белән тәэмин итүе.

17 сентябрьдә Бердәм юл хәрәкәте иминлеге көне үткәрелде. Максат — балаларга  юл кагыйдәләрен өйрәтү.

10 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр «Засветись» акциясе узды. 

Программада: 

— «атлый торган» автобус» форматында экскурсияләр оештырылды; 

* "ата-аналар патруле" рейд чаралары узды;

– ата-аналар җыелышлары үткәрелде. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ