«Туган тел фест – 2025» республика фестивале уза
Иртәгә, 8 ноябрь көнне, татар телендә белем бирүче мәктәпкәчә белем бирү педагоглары өчен «Туган тел фест – 2025» республика фестивале узачак.
Традициягә әверелгән әлеге фестиваль Татарстан Республикасы Рәисе каршында татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә «Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчалары базасында җиденче тапкыр уздырыла.
Мәртәбәле чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова катнашыр дип көтелә.





Комментарийлар