10 июль 2025 яңалыклары
-
Дәүләт Думасында гаилә парлары өчен кинотеатрларда ташламалар кертергә тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков гаилә парлары өчен кинотеатрлардагы ташламалар кертү инициативасы белән чыгыш ясады. Ул бу турыда мөрәҗәгатьне РФ мәдәният министры Ольга Любимовага юллады.
-
Россиядә рус теленең бердәм цифрлы сүзлек фонды булдырылачак
РФ Министрлар Кабинеты фән һәм югары белем бирү өлкәсендә цифрлы үсеш стратегиясен раслады. Аның нигезендә 2027 елга милли сүзлек фонды төзелеп, үз эшен башлап җибәрәчәк. Проект рус теленең 33 норматив сүзлеген бердәм цифрлы системага берләштерәчәк. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
-
«Физика-математика алгарышы» проекты кысаларында акчалата грантлар биреләчәк
2024 елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстанда төгәл фәннәрне популярлаштыру өчен «Физика-математика алгарышы» масштаблы мәгариф проекты старт алды. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Иннополис Университеты белән берлектә гамәлгә ашырыла.