9 июнь 2025 яңалыклары
-
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының бишенче сезоны старт алды
5 июнь Казан Мэриясе белән Парклар һәм скверлар дирекциясе тарафыннан үткәрелә торган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» татар телендә бию дәресләренең бишенче сезонына старт бирелде. Беренче чара татар халкының традицион бию хәрәкәте – «Әйләнү»гә багышланган иде.
-
Лаешның бер мәктәбенә Лев Толстой исемен бирергә уйлыйлар
2028 елда Лев Толстой тууына 220 ел була. Шушы уңайдан Лаеш районындагы мәктәпләрнең берсенә язучы исемен бирергә уйлыйлар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
-
«Яңа исем» проектының өченче сезонына старт бирелә
«Яңа исем» – каләм тибрәтүче сәләтле яшьләрне барлау максатыннан барлыкка килгән проект. Быел ул өченче тапкыр уздырыла һәм «Күпер» дип исемләнә. Олпат әдипләр белән яшь язучылар арасындагы иҗади тандемда да, яшь язучыларны әдәбият дөньясына җәлеп итүдә дә чагыла бу «күпер».
-
Татарстанның 19 балалар лагерына капиталь ремонт ясалачак
Быел «Җәй – балаларга» балалар һәм яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләрен капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү программасы буенча Татарстанда 19 лагерь, шул исәптән берсе Краснодар краенда капиталь ремонтланачак. Моңа 1,3 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.