Лаешның бер мәктәбенә Лев Толстой исемен бирергә уйлыйлар
2028 елда Лев Толстой тууына 220 ел була. Шушы уңайдан Лаеш районындагы мәктәпләрнең берсенә язучы исемен бирергә уйлыйлар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсенең Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуында берләшмә рәисе Ирина Александровская шундый идея белән чыгыш ясады.
Рөстәм Миңнеханов идеяне хуплады. Ул ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга тиешле йөкләмәләр бирде.
– Идея яхшы. Исем генә түгел, тирән эчтәлек тә булырга тиеш», – дип белдерде ТР Рәисе.
Фото: Михаил Захаров, "Татар-информ"
Комментарийлар