Татарстанның 19 балалар лагерына капиталь ремонт ясалачак
Быел «Җәй – балаларга» балалар һәм яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләрен капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү программасы буенча Татарстанда 19 лагерь, шул исәптән берсе Краснодар краенда капиталь ремонтланачак. Моңа 1,3 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.
2019 елдан башлап «Җәй - балаларга» программасы буенча барлыгы 43 балаларны савыктыру лагере капиталь ремонтланган, реконструкцияләнгән һәм төзелгән. Моңа барлыгы 6.9 млрд.сум тотылган.
Фото: freepik.com
Комментарийлар