Гыйлем алу әҗере
Белемсез берне, белемле меңне егар, ди халык. Динебез дә гыйлем алуның хакын олылап, гыйлем алу бишектән алып, ләхеткәчә фарыз булуын билгеләп үтә. Гыйлем баскычыннан Аллаһ кушканча күтәрелгәндә, әҗер-саваплы булуыбыз да хак. Кайсы очракта гыйлем өчен дөнья бәһасе генә түгел, ахирәт бүләге дә каралган соң?
Әҗере – намаз уку белән бер
Гыйлем алу – намаз уку белән бер дәрәҗәдәге әҗергә китерә торган фарыз гамәл. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) дә: «Мөселман булган кешегә – хатын-кызмы ул, әллә ир кешеме – белем алу фарыз», ‒ дип әйткән. Укый торган намазларыбыз, үти торган гамәлләребез белем алганда гына кабул була, әҗерләргә китерә. Рәсүлебезгә пәйгамбәрлек иңгәндә фәрештәнең аңа мөрәҗәгать итеп әйткән иң беренче сүзе «Укы!» була. Чөнки гыйлемсез кеше көчсез, димәк, ул хәерле гамәлләр кыла, тиешле дәрәҗәләргә дә ирешә алмый, аңа җаваплы эшләр кушып булмый. Әмма Аллаһы Тәгалә, Рәсүлебезгә Коръән гыйлемен ирештергәндә, «укы» дигән сүз белән генә чикләнеп калмый: «Укы! Раббыңның исеме белән!» – дип боера. Ягъни кеше, ничә яшьтә булуына карамастан, белемен Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен алырга тиеш. Бу дөньяви белемгә дә, дини белемгә дә кагыла. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен алганда, дөньяви белемнең дә хәере, әҗере, аның да Раббыбыз каршында бүләге бар. Шуңа да бу сүзләр, һичшиксез, хикмәткә ия.
Фәрештәнең иң беренче сүзе «Укы!» була. Чөнки гыйлемсез кеше көчсез, димәк, ул хәерле гамәлләр кыла, тиешле дәрәҗәләргә дә ирешә алмый, аңа җаваплы эшләр кушып булмый.
Әлбәттә, дөньяви белем бик мөһим. Ләкин без динебезне дә өйрәнергә тиеш. Бер гомер аралыгында аның бөтен нечкәлекләренә төшенеп тә бетә алмасак та, үзебезне җәннәткә илтүче гамәлләргә бәйлеләрен белү – бурычыбыз. Болар – намазны, Коръәнне дөрес итеп уку, дога кылуга кагылышлы гыйлемнәр. Гыйлеме булмаса, адәм баласы ихласлык белән генә иблискә каршы тора алмый. Чөнки иблиснең кайсы яктан киләсен, нинди коткы салырга теләвен фәкать гыйлемле булганда гына чамалап була. Иблиснең бөтен максаты – безне, адәм балаларын, хәерсез юлга бору. Аллаһы Тәгаләнең мәлгуне булган шушы иблис кешегә, ике ягыннан кала, башка бөтен яктан зыян сала ала: алдан, арттан, уңнан, сулдан, әмма өстән һәм астан коткы салырга көченнән килми. Астан вәсвәсә кылмый, чөнки үзен анда түбәнлектә итеп хис итә. Ә өстән Аллаһы Тәгалә бирми. Әмма башка яктан: «Укыма, өйрәнмә, булдыра алмыйсың, телең әйләнми, синнән була торган эш түгел, вакытыңны әрәм итмә» ‒ дип вәсвәсә кыла. Ләкин Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдә әйтә: «Сезне Аллаһы Тәгалә бернәрсә белми торган хәлегездә ана карыныннан чыгарды», ‒ ди, ягъни бу дөньяга без берни белми килдек. Чыннан да, кайчандыр утыра да, туры басып йөри дә белмәдек. Әмма Аллаһы Тәгалә безгә күрү, ишетү сәләте, күңел, акыл бирде. Шулар ярдәмендә һәрберебез тормыш әлифбасын өйрәндек, дөнья гыйлемен тупладык, яшәү күнекмәләрен алдык. Безгә шундый мөмкинлек биргән Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәү бурычыбыз булып кала. Динебезнең асылын белсәк, Аллаһ кушканнарны үтәү дә, дөнья тормышын алып бару да күпкә җиңелрәк. Мисал өчен, авырлыклар килсә, сабырлык кылу, ялкаулык төшсә, тырышлык күрсәтү – бу да бит дини гыйлем тирәнлегеннән. Намаз укырга иренүче гыйлемле кеше, Аллаһының җәһәннәм турындагы вәгъдәсен искә алып, ялкаулыгын читкә куяр. Әнә шулай, гыйбадәт алу авырлык тудырмый башлый, чөнки синең белемең, хәбәрдарлыгың була.
Бу дөньяга без берни белми килдек. Утыра да, туры басып йөри дә белмәдек. Әмма күрү, ишетү сәләте, күңел, акыл ярдәмендә тормыш әлифбасын өйрәндек, дөнья гыйлемен тупладык, яшәү күнекмәләрен алдык.
Дөяне бәйләмәсәң кача
Сүз дә юк, гыйлем алу – җиңел эш түгел. Бер кешенең дә укыйсы килми, әмма кирәк дип укыйбыз. Әллә уку елы башында балаларыбыз: «Әле дә ярый беренче сентябрь җитте»,– дип, йөгерә-йөгерә мәктәпкә киттеләрме? «Тагын башланды», ‒ дип киттеләр, шулай бит. Ләкин алар әле бала, белем алуның мөһимлеген аңламый торган чаклары. Күпмедер вакыт үткәч, укуның файдалы гамәл икәнлегенә төшенерләр, әлбәттә. Әмма аңа кадәр сабырлык һәм тырышлык белән шушы юлны үтәселәре бар. Шушы ике сыйфат гыйлем юлында баручыларга да шарт. Гыйлем юлында тырышлык һәм сабырлык өчен Аллаһы Тәгаләнең әҗере каралган. Хәтта белемеңне алып бетермәсәң дә, хаталансаң да Ул сине бүләксез калдырмас. Әмма гыйлем алып, аны дөрес куллансаң, Аллаһы Тәгалә аның әҗерен икеләтә арттырыр: берсе – тырышлыгың өчен, икенчесе – белемеңне дөрес кулланганың өчен. Гыйлемне кулланмасаң, ул онытылып бетә. Коръәнне дә бит Пәйгамбәребез (с.г.с.) дөя белән чагыштырды. Ягъни дөяне бәйләмәсәң, ул кача, Коръәнне укымасаң, тыңламасаң, хәрефләрен онытасың, хаталана башлыйсың, белемең югала. Башка өлкәдә алган белем белән дә шулай. Боларны балаларыбызга кечкенә чактан ук өйрәтсәк, бигрәк тә үзебез истә тотсак иде.
Хәтта балык та гыйлем алучы өчен гафу сорый
«Гыйлем алган кеше белән гыйлем алмаган кеше беркайчан да тигез булмас», ‒ ди Пәйгамбәребез (с.г.с), дөньяда булсынмы ул, ахирәттәме – әлеге сүзләрнең асылы үзгәрми. Сабырлык белән, авырыксынмыйча гыйлем алуыбыз, шул рәвешле, Аллаһ юлыннан баруыбыз хәерле бәндәләр сыйфаты булып тора. Гыйлем алырга соңардым, дип тә хафаланырга кирәкми, Аллаһы Тәгалә тырышлыгына күрә савабын бирә, бүген исә үзебезгә дә, балаларыбызга да дөньяви һәм дини белем алу өчен мөмкинлекләр бик күп, файдаланасы гына. Аллаһ Рәсүле (г.с.): «Хәтта диңгез төбендәге балык та гыйлем алучы өчен гафу сорый»,– диде. Безгә исә шушы дәрәҗә – Аллаһы Тәгалә каршында гафу ителгән булуыбыз кирәк. Гыйлем алу да шушы максатка, ә димәк, мәңгелек җәннәтебезгә бер юл булып тора.
Гыйлем алырга соңардым, дип хафаланырга кирәкми, бүген гыйлем алу өчен мөмкинлекләр бик күп.
Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, республиканың төньяк төбәге казые, Теләче районы имам-мөхтәсибе
Комментарийлар