Мәгариф автор яңалыклары
-
КФУда рус телле әдәбиятның актуаль проблемалары хакында сөйләшү узды
2025 елның 19 ноябрендә Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Р. А. Кутуй һәм Р. Р. Бохараевка багышланган «Милли әдәбият контекстында рус телле әдәбиятның актуаль проблемалары һәм перспективалары» X Халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылды.
-
Рус теле һәм әдәбиятыннан бердәм дәреслекләр кертү планлаштырыла
РФ мәгариф министры Сергей Кравцов рус теле һәм Россия Федерациясе халыклары телләрен үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру буенча РФ Президенты каршындагы Советта катнашты.
-
Татарстанның 30 балалар бакчасы «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» гранты иясе булды
18 ноябрьдә «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» республика гранты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.
-
Рәмис Мөҗипов ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары итеп билгеләнде
Татарстан Хөкүмәте Рәмис Мөҗиповны республиканың мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары итеп билгеләде. Тиешле боерыкка республиканың премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
-
Илсур Һадиуллин югары уку йортлары укытучыларын профессиональ бәйрәмнәре белән котлады
19 ноябрь, Михаил Ломоносов туган көнендә, Югары мәктәп укытучысы көне билгеләп үтелә.
-
Әгерҗенең 7 нче «Нәни» балалар бакчасы өченче урынны алды
Әгерҗе районының 7 нче «Нәни» балалар бакчасы тәрбиячеләре «Наше время — Безнең заман» фестивалендә 3 нче урынга лаек булды.
-
Кошман мәктәбе укучылары «Бир бишне!» бәйгесендә җиңү яулады
Казан шәһәренең Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркында «Бир бишне!» икенче республика акселераторы финалистларын бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләр арасында Кайбыч районының Кошман мәктәбе укучылары да бар, дип хәбәр итә «Кайбыч таңнары» газетасы.
-
Иннополис университетының яңа директоры билгеләнде
Иннополис университетының яңа директоры итеп Дмитрий Вандюков билгеләнде, дип хәбәр итә уку йорты матбугат хезмәте.
-
Иннополис лицеенда яңа профильле СИБУР-классы ачылды
Иннополис лицеенда яңа профильле СИБУР-классы ачылды. Биредә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да катнашты.
-
«Гашыйклар тавы» фильмы «Фаджр» халыкара кинофестиваленең конкурс программасына керде
Режиссер Салават Юзеевнең «Гашыйклар тавы» фильмы Иранда узучы 43 нче «Фаджр» халыкара кинофестиваленең конкурс программасына керде. Бу хакта «Татаркино» матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татарстан Республикасы мәктәпләренә белем бирү сыйфаты билгеләре бирелде
Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) җитәкчесе Анзор Музаев «Мәгариф оешмалары өчен сыйфат билгесе » проектына йомгак ясау турында игълан итте. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Югары белем бирүнең яңа системасына күчкәндә уку сроклары үзгәрәчәк
Югары белем бирүнең яңа системасына күчкәндә уку сроклары үзгәрәчәк, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы матбугат хезмәте. Бу хакта РИА Новости яза.
-
Мәгариф хезмәткәрләренең яңа бинасы төзелә
Казанның Подлужная урамында төзелә торган Мәгариф хезмәткәрләре йорты тулысынча инженерлык челтәрләре белән тәэмин ителгән: җылылык, электр тоташтырылган, канализация, тышкы су челтәрләре көйләнгән, газ кертелгән һәм тышкы яктан яктырту җайланмалары урнаштырылган, дип хәбәр итә Казан мэриясе.
-
Эмоциональ белем буенча Бөтенроссия укулары узды
13–14 ноябрьдә Татарстан Республикасы делегациясе Томск шәһәрендә узган «Эмоциональ белем бирү. Киләчәккә караш» I Бөтенроссия укуларында катнашты. Бирегә Россиянең 17 төбәгеннән педагогик хезмәткәрләр һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре җыелды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
-
Кытай татарлары: гаилә кору үзенчәлекләре
Төрки халыкларда туйлар купшылыгы белән аерылып торган. Кытай татарларында бу купшылык хәзергәчә сакланган. Шулкадәр чыгымнардан соң аерылу турында сүз чыгу гына түгел, башка андый уй килүе дә шикләндерә.




