Түбән Камада антибуллинг программасын эшләтеп җибәрделәр
Түбән Камада район башлыгы Радмир Беляев анонслаган антибуллинг программасын тәкъдир иттеләр, дип хәбәр итә «Вечерняя Казань» газетасы.
Программа биш бүлектән торачак:
«Цифрлы контур» – «Нижнекамск скажи» аноним чат-боты;
«Мәгариф интенсивы» – укытучылар өчен тренинглар;
«Координация» – ведомстволар арасында элемтәләрне ныгыту;
«Деструктивка альтернатива».
Программага ата-аналар эшли торган предприятиеләрне тоташтырачаклар. Укытучы сыйныфта «психологик климат менеджеры» булачак. Нәтиҗәлелекне хокук бозулар статистикасы һәм сораштырулар буенча бәяләячәкләр.





Комментарийлар