Логотип Магариф уку
Цитата:

Туган телне укытуда Пигмалион эффекты

Чулпан ИБРАҺИМОВА, Азнакай гимназиясенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Пигмалион эффекты – бер кешенең югары өметләре икенче кешенең үз-үзен тотышына һәм нәтиҗәләренә йогынты ясарга мөмкин дигән идеягә нигезләнгән психологик феномен. Педагогикада Пигмалион эффекты төшенчәсенең нигезе: укытучы үз укучысының сәләтенә ышана һәм аннан югары нәтиҗәләр көтә икән, укучы бу фаразларга туры килә һәм иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтә башлый.

 

Уңышка ышану

1968 елда психологлар Роберт Розенталь һәм Ленора Якобсон мәктәптә укучыларның интеллект дәрәҗәсен билгеләү максатыннан кызыклы эксперимент үткәрәләр. Психологлар гаҗәеп интеллектуаль сәләтләргә ия булган берничә укучыны сайлап ала. Аларның фикере укытучыларны гаҗәпкә калдыра, чөнки әлеге укучылар моңа кадәр башкалардан берничек тә аерылып тормаган. Уку елы ахырында экспериментта катнашучылар әлеге укучыларны кабат сынап карый һәм алар аеруча сәләтле дип тапкан укучыларның, чыннан да, сыйныфташларыннан югарырак нәтиҗәләр күрсәткәннәрен ачыклый.

Ничек уйлыйсыз, бу мөмкин хәлме? Әлбәттә, чөнки укытучылар психологлар фикеренә шулхәтле ышана, бу укучылардан югары нәтиҗәләр көтә һәм аларны шуңа этәрә. Чынлыкта, бу укучылар очраклы рәвештә сайлап алынган була. Бу эксперимент «Сыйныфта Пигмалион» исеме белән дөньяга таныла.

Сезнең кайчан да булса, безнең өметләр нәтиҗәләргә йогынты ясавы турында уйланганыгыз бармы? Башка кешенең уңышына ышану чыннан да эшнең нәтиҗәсен үзгәртә аламы? Күз алдына китерегез, сез кемнән дә булса уңыш көтәсез, аңа карап, ул уңышлырак булырмы? Без бу сорауларга бергәләп җавап табарга тырышырбыз.

Бу феномен исеме борынгы мифологиягә барып тоташа. Кипр патшасы Пигмалион гүзәл кыз сыны ясый һәм шунда ук үзе ясаган Галатеяга гашыйк була. Аның ышануына һәм мәхәббәтенә җавап итеп Афродита аны җанландыра. Бу образ ихлас ышану һәм үҗәт теләкнең көчен символлаштыра.

 

Шартлар кирәк

Укытучылар баланың теге яки бу өлкәдә сәләтен бәяләүдә субъективлык күрсәтә һәм бик еш кына укучы телгә «сәләтсез / сәләте юк» кебек фразалар ишетергә туры килә. Чынлап та, телгә сәләтсез кеше булырга мөмкинме? Булса яки булмаса ни өчен? Аңлатып карыйк.

Табигать һәр кешегә телне ишетү, телне аңлау, телне үзләштерү, телдә сөйләшү сәләте биргән. Димәк, баланың бу сәләтен үстерү өчен шартлар гына тудырырга кирәк.

Беренче шарт – әлбәттә, ата-ананың баланы туган телдә сөйләшергә өйрәтүе. Ә телнең закончалыкларын, теоретик нигезен үзләштерү, аның теге яки бу формасын урынлы, дөрес куллану осталыгына без мәктәптә өйрәтәбез. Теге яки бу телдә сөйләшергә сәләтле баланың мәктәптә филологик белем алу юнәлешендәге сәләтен үстерү, телгә мәхәббәтен саклап калу, телдән һәм язма сөйләм өлкәсендә уңышларга ирешүе бик күптөрле факторларга бәйле. Шулар арасында иң әһәмиятлесе – Пигмалион эффекты. Аның нигезендә укытучының баланың сәләтен, җаваплылыгын, тәртибен һәм уку процессы өчен әһәмиятле башка сыйфатларын бәяләве, укучысына шул сыйфатларга ия булу өчен шартлар тудыруы һәм ышандыра белүе ята. Әгәр укытучы шуның киресен эшли икән, укучы үзенә, уку эшчәнлегенә, укытучысына һәм, гомумән, мәктәпкә тискәре мөнәсәбәттә була, аның үз-үзенә ышанычы бетә.

Нишләп без педагогика, психология, укучыларның яшь үзенчәлекләрен өйрәнгән туган тел укытучылары, укучыларга карата тискәре фаразлар тудырабыз?

Моның сәбәбе гади. Без, тәҗрибәле укытучылар, күбебез баланың характерын беренче караштан ук билгеләргә сәләтле дип уйлыйбыз. Бу телдән яхшы укыячак, әдәбият барып чыкмас, мөгаен, бу укучы туган телне тоемлый, уңышы күп булыр, моңардан әллә ни булмас, сөйләме бөтенләй юк, бу укучы арткы партада утыра, белми, димәк. Кыска гына итеп әйткәндә, һәр укучы турында үз фаразыбызны булдырабыз.

 

 

Мондый күнегүне башкарып карарга тәкъдим итәм. Тәҗрибәгезгә таянып, шәхесләрнең төрләре буенча әлеге укучының укуга сәләтлеме, юкмы икәнен билгеләргә тырышып карагыз.

  1. Абый-апалары сездә укыган һәм яхшы укулары белән  аерылып торганнар.
  2. Исеме һәм фамилиясе башка милләттән.
  3. Бик тулы гәүдәле кыз.
  4. Шәһәр мәктәбеннән авылга килгән яки, киресенчә, авыл мәктәбеннән шәһәр мәктәбенә күчкән.
  5. Бай гаиләдә бердәнбер бала, иркә.
  6. Сөйләм телендә кирәкмәгән сүзләр бик күп, киенү дә бик пөхтә түгел.  

 

Әгәр барысына да яхшы укыячак дип язгансыз икән, димәк, без сезнең белән бер юлда, Пигмалион эффектын аңлап яки аңламыйча кулланучылар.

 

Фәндә укытучыларда тискәре фаразлар уятуга сәбәпче булган 13 фактор билгеле:

  1. Укучының утырган урыны.
  2. Язуы начар булу.
  3. Игътибарсызлык.
  4. Тышкы кыяфәт.
  5. Сөйләм үзенчәлекләре: жаргон, диалект сүзләр.
  6. Педагогик теорияләр: укучылар сәләтле һәм уртачага бүленә.
  7. Ореол эффекты: кешегә карата беренчел тәэсирләр.
  8. Башка укытучыларның бала турындагы фикерләре.
  9. Дифференциаль бүленеш. Укучы математикадан көчле икән, димәк, гуманитар фәннәрдән яхшы белми.
  10. Милләте.
  11. Мәктәпнең тибы.
  12. Гаилә статусы.
  13. Уку тәҗрибәсе булмау (балалар бакчасына йөрмәү).

 

Пигмалион эффекты түбәндәгечә эшли:

  1. Кеше билгеле бер ситуациянең нәтиҗәсе шундый булыр дип уйлый (мәсәлән, тискәре).
  2. Ул аңсыз рәвештә үзен үзе теләгәнчә (тискәре) булырлык итеп тота башлый. Бу аның дәрестә индивидуаль якын килүендә, сөйләшүендә, карашында, мимика, жест һәм башкаларда чагылыш таба.
  3. Аның үз-үзен тотышы һәм ышанулары аркасында өметләр аклана, һәм ул: «Менә барысы да мин уйлаганча булды!» – ди.
  4. Гади сүзләр белән әйткәндә, тискәре яки уңай фаразлар чынга аша, ләкин кеше аларны алдан күргәнгә түгел, ә алар чынга ашсын өчен барысын да эшләгәнгә.

Фәндә Пигмалион эффектының формуласы расланган:

Пигмалион эффектына нигезләнгән дәресләрдә түбәндәге метод һәм алымнар уңышка китерә. Әлеге метод һәм алымнар минем тәҗрибәдә күп тапкырлар расланган. Мәсәлән, телгә өйрәткәндә,  Пигмалион эффектына төрле интерактив эшчәнлек аша, мисал өчен, аутентик әсәрләрне сәхнәләштерү аша ирешергә мөмкин. Әдәбиятта әдәби әсәрне өйрәнүгә мотивация арттыру максатыннан, укучыларны укый торган әсәрнең контекстына кертү аша, мисал өчен, сурәтләнгән чор вакыйгалары эченә алып кереп китү аша, геройлар булып уйнау һ.б. аша.

 

«Шакмак» алымы

Пигмалион эффектын дөрес билгеләү өчен «Шакмак» алымын тәкъдим итә алам. Беренче танышу үткәч, керү контроль диагностикасы үткәрелде, аралашудан беренче тәэсирләр алынды, кәгазьгә дүрт квадрат сызыгыз һәм, көткәнегезгә карап, балаларның исемнәрен языгыз.

Көтелгәнчә югары нәтиҗәләр. Бу – яхшы укучылар, алар сезгә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Көтелгәнчә түбән нәтиҗәләр. Сезне кисәткән бозык Шакмак бу. Сез бу укучыга ышанмадыгыз, һәм ул сезнең өметне аклады.

Көтелмәгән югары нәтиҗәләр. Бу – резерв, чөнки сез укучыдан берни дә көтмәдегез, ләкин ул сезне гаҗәпләндерә һәм үзен мотивлаштыра алды.

Көтелмәгән түбән нәтиҗәләр. Сез бу укучыдан күп нәрсә көткән идегез, әмма аның нәтиҗәләре күңелсез.

Пигмалион эффекты кайда тулы күләмдә чагылырга тиеш? Көтелгәнчә түбән нәтиҗәләр шакмагында. Нәкъ менә шушы балалар өчен индивидуаль биремнәр системасын уйларга кирәк. Нәкъ менә шушы укучыларга карата без уңай өметләр тудырырга тиеш.

Үземнең педагогик тәҗрибәмдә мин «Байлык» (телне өйрәнү), «Шатлык» (алга бару), «Хаклык» (индивидуаль күнегү, хезмәттәшлек), «Сандык» (бүләкләү) мотивацион уен һәм эш формаларын кулланам.

 

Пигмалион эффекты эшләгәндә, түбәндәге уңышларга ирешергә мөмкин:

Ләкин Пигмалион эффектының өстенлекле якларыннан тыш, кимчелекле яклары да очрый.

Пигмалион эффектының төп идеяләре Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенә караган төп документларда да чагылыш таба. Димәк, Пигмалион эффекты  ул – психологик теория генә түгел, ә уку процессын үзгәртә ала торган көчле корал. Укыту методларында һәм алымнарында бернәрсә дә үзгәртмичә, укытуның нәтиҗәлелеген бары тик укытучының үз укучыларына карата мөнәсәбәтен үзгәртү, үз укучыларының зур потенциаль мөмкинлекләренә чын күңелдән ышану хисабына гына күтәрергә мөмкин. Педагог, укучыларының теге яки бу уңышка ирешүе мөмкин түгел дип санаган очракта да, дәрестә уңышка китерә торган уку ситуациясе тудыру максаты белән белем бирергә тиеш. Мондый очракта укучыда уңай эмоцияләр туа, үзенә ышанычы арта, ә укучыны уңышка китерә.

Исегездә тотыгыз, безнең һәрберебез үз укучылары өчен Пигмалион була ала. Мин моңа ышанам!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ