Логотип Магариф уку
Цитата:

Күңелләргә матурлык өләшүче галим. КФУда Фоат Галимуллинның юбилеен билгеләп уздылар

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында әдәбият галиме, профессор Фоат Галимуллинга 85 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

Фоат Галимуллин исеме татар дөньясында үзненчәлекле урын алып тора. Бөтен гомерен фән дөньясына багышлаган олуг галим ул. Филология фәннәре докторы, танылган әдәбият белгече, диктор, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, әдәбият фәне, әдәби тәнкыйть өлкәләрендә күпсанлы хезмәтләр, уку йортлары өчен татар әдәбиятыннан дәреслекләр, уку әсбаплары авторы. Югары белем бирү системасында ярты гасырдан артык гомерен фәнгә багышлаган Фоат ага татар әдәбиятын өйрәнүчеләрнең берничә буыны үсеп чыкты. Аның радиоларда телебезнең язмышына, аны саклауга һәм үстерүгә багышланнган тапшыруларында  берничә буын тәрбияләнде.

Әдәби-музыкаль кичәнең исеме «Күңел матурлыкка сусаган» дип аталган иде. Бу юкка гына түгел, галим гомере буе безнең күңелләргә матурлык өләшүче образында булды. Кичәгә галимне юбилее белән котларга килүчеләр арасында яшьлек дуслары, хезмәттәшләре, шәкертләре һәм дәүләт эшлеклеләре дә бар иде.

Салмак адымнар белән, егетләрчә сәхнәгә күтәрелгән Фоат ага  сүзен болай дип башлады: «Мин бүген бик бәхетле, сәбәпләре дә зур. 1941 елда туган кеше буларак, яшьтәшләремнең күбесе инде исән түгел. Исән-сау, шушы көнгә кадәр килеп җитә алуыма бик шатмын. Һәм ничек килеп җитәргә мөмкин бит әле?! Аллаһка шөкер, алдыгызда басып торам, акылым камил, эшемне эшлим, җәмгыятькә күпмедер файда китерә алам. Гомер буе кешеләр белән яхшы мөнәсәбәтләрдә яшәдем, аларны рәнҗетмәскә тырыштым һәм кешеләр миңа уңай карый. Бу – зур бәхет», – диде ул.

Тантананы филология һәм мәдәниятара багланышлар институты  директоры Рәдиф Җамалетдинов ачып җибәрде һәм Фоат аганың фәнни мәктәп формалашуга керткән өлешен һәм аның үзенчәлекле лекцияләрен искә алды. Ул юбилярны 1996 елдан, педагоия институтына укырга кергән еллардан алып бирле белүен, аның декан буларак төрле кыен хәлдән чыгу юлын таба алуын искәртте.

«Без аның лекцияләрен бүгенгедәй хәтерлибез, анда башка берни турында да уйлау, ниндидер башка эш эшләү мөмкин түгел иде. Ул безгә татар әдәбиятының иң авыр, иң катлаулы үзенчәлекләрен бик матур итеп аңлатты. Бүгенге көндә дә Фоат Галимуллин профессор-консультант вазифасында безнең институтта эшчәнлеген дәвам итә, үзебез хәл итеп бетерә алмаган, кыен мәсьәләләр булганда, без аның белән бәйләнешкә керәбез», – диде Рәдиф Рифкать улы.

Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов та мөгаллименең лекцияләрен бик җылы хисләр белән искә алды.  «Фоат абыйның лекцияләрен авыз ачып тыңлап утыра идек, аның лекцияләренә концертка барган кебек йөрдек. Аның лекцияләренә акча түләп тә килерләр иде, дип уйлыйм», – диде ул ярым шаяртып

Аннары сүз тантанага җыелган кунакларга бирелде. ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла юбилярга Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең котлавын укыды һәм берлекнең махсус медален тапшырды. Ул Фоат Галимуллинны «татарның Левитаны» дип атады.

«Аңарда саллы, җылы тавыш. Ул әдәби әсәрләрне укыганда, хәтта үзеңнең дә ул әсәрне үз кулыңа алып укыйсың килә башлый», – диде ул.

ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков, Татарстан телевидение һәм радио комитеты генераль директоры Фирдүс Гыймалтдинов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Алсу Шәрипова, Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәд Хөснетдинов, Кукмара районы вәкилләре һәм башекалар юбилярга үзләренең котлауларын ирештерде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сөләйман Рәхимов, юбилярның Дәүләт Советында эшләгән елларын искә төшереп, аның телебезне саклау, үстерү,, камилләштерә юнәлешендәге эшчәнлеген югары бәяләде.

Габдулла Тукай премиясе лауреаты, халык шагыйре Ренат Харис Фоат Галимуллинның яшьтәше, яшьлек дусты. Ул юбилярның фәнни эшчәнлегенә тукталып, ул өйрәнгән өлкәне – татар әдәбиятының иң катлаулы чорын –1920-1930 елларны – тирән өйрәнгән сирәк галимнәрнең берсе дип атады.

Кичә җыр-моң һәм милли биюләр белән бергә үрелеп барды. Сәхнәдә Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе, «Яшьлек» бию ансамбле студентлары чыгышлары, шулай ук Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе Фәннур Хәсәнов һәм педагогика фәннәре кандидаты, «Мөнбәр» татар-дини театры җитәкчесе Ильяс Халиков башкаруындагы җырлар нур өстенә нур булды.

Кичәне ахырында  Фоат Галимуллин кичәгә килгән һәркемгә мөрәҗәгать итеп, ихлса рәхмәт сүзләрен ирештерде.

«Бүген миңа карата мактау сүзләре яңгырады. Бергә эшләгән һәр язучыга, хезмәттәшләремә, галимнәргә ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм. Мин гомерем буе матурлыкка тартылдым, аңа гашыйк булдым, аны булдырырга тырыштым. Алга таба да шулай дәвам итсә иде. Башымны иеп, килгән һәркемгә рәхмәт белдерәм», – диде матурлык өләшүче галим, остаз, әдип.

Автор фотолары

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ