«Цифрлар дәресе»: квант технологияләре темасына дәрес үткәрелә
Апрель аенда Россиянең гомуми белем бирү оешмалары укучылары һәм педагоглары өчен «Цифрлар дәресе» узачак. Чара квант технологияләренә багышлана.
Дәрес 4 апрель 11:00 сәгатьтә онлайн форматта узачак. Соңыннан махсус тренажерлар аша белемнәрне тикшерергә мөмкин.
Проект кысаларында квант программалаштыру турында фильмның төбәк премьералары узачак.
Оештыручылар: Россия Мәгариф министрлыгы, Цифрлар министрлыгы, «Росатом» дәүләт корпорациясе, «Цифрлы икътисад» оешмасы.





Комментарийлар