Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Халыкара медицина конгрессы

2-4 апрель көннәрендә Казан дәүләт медицина академиясендә Халыкара медицина конгрессы уза.

Ул медицина өлкәсендә актуаль сорауларны күтәрә, төп темасы – «Фундаменталь һәм клиник электрофизиология». Татарстан башкаласында тугызынчы тапкыр уза торган чара атаклы физиолог, йөрәк электрофизиологиясе тарихында танылган шәхес Александр Самойловка багышланган. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

 

Журналистлар белән очрашуга чараның координаторлары – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының функциональ диагностика буенча штаттан тыш өлкән белгече, Казан дәүләт медицина академиясенең функциональ диагностика кафедрасы җитәкчесе, Республика клиника хастаханәсенең функциональ диагностика бүлеге башлыгы Юрий Терегулов һәм конгрессның җаваплы сәркатибе – Казан дәүләт медицина академиясенең функциональ диагностика кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Мария Максимова килгән иде.

 

Халыкара конгрессның Александр Самойловка багышлануы юкка түгел. Заманында галим нигез салган электрофизиологик лаборатория дөньяда иң яхшысы булып саналган. Биредә 1906 елда сәламәт кешегә, ә 1908 елда йөрәк авырулы кешегә беренче электрокардиограмма ясалган, 1920 елдан башлап галим җитәкчелегендә табибларга физиология һәм электрокардиография буенча курслар гамәлгә кертелгән. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә Казан илдә генә түгел, дөнья буенча да клиник электрокардиография үзәгенә әверелә.

 

Самойловның илкүләм танылган галимнәр (араларында Нобель премиясе лауреатлары шактый) белән аралашуы билгеле. Конгрессның халыкара дәрәҗәдә үтүе дә шуңа бәйле. Быелгы чарада дөнья галимнәре онлайн форматта чыгыш ясаячак.

 

Бүген йөрәк һәм кан тамырлары авырулары беренче урында тора. Алар күпчелек үлем очрагына сәбәпче дә. Кешенең йөрәге саумы, түгелме икәнлеген аның кан басымы күрсәткечләре сөйли. Сәламәт кешенең тыныч вакытта артериаль кан басымы 130/90 булырга тиеш. Ул даими рәвештә югары булганда йөрәккә авырлык килә дигән сүз, бу тора-бара йөрәк ритмнары бозылуга яки һәлакәткә китерергә мөмкин.

 

«Моны табиблар да, пациент үзе дә алдан белә алмый. Еш кына йөрәк авыруыннан олы кешеләр түгел, 45-50 яшьлек кешеләр зыян күрә. Нигезендә ‒ организмда кан әйләнеше системасында үзгәрешләр. Шуңа да шикәр, холестерин һәм кан басымын күз уңында тоту кирәк. Мондый тикшеренүне диспансеризация вакытында үткәрәләр», ‒ дип ассызыклады Юрий Терегулов.

  

Конгресс көннәрендә белгечләр йөрәк электрофизилогиясенә кагылышлы темалар турында сөйләшүдән тыш, бу өлкәдә авыл фельдшерлары һәм урта медицина хезмәткәрләренә дә практик дәресләр бирәчәк. «Фельдшерлык пунктлары – авылларда бердәнбер медицина үзәге. Авыручылар иң элек шунда килә», ‒ диде Юрий Терегулов. Шуңа фельдшерларга әлеге өлкәнең нечкәлекләрен белү мөһим, практик дәресләр оештыру да шуңа бәйле.  «Әмма бу иң элек пациентның хәлен ачыклау, алга таба нинди чаралар күрергә кирәклеген аңлау өчен мөһим. Фельдшерлар диагноз куймый», ‒ дип ассызыклады Мария Максимова да. Хәзерге вакытта Татарстанда 1948 ФАП бүлеге, шуның кадәр үк фельдшер эшли. Белгечләр әйтүенчә, электрокардиограмманы иң элек фельдшерлар, аннан соң анестезиолог-реаниматологлар укый белергә тиеш. Чөнки нәкъ менә алар кулында пациентларның гомере мизгелләр белән исәпләнә.

 

ЭКГ күрсәткечләре «Единый кардиолог» платформасында сакланып бара. Россия буенча 11 регионда бу эш цифрлаштыруга көйләнгән. Бу кешенең туганнан алып олы яшькә кадәр йөрәк ритмнары турында мәгълүмат тупларга, авыруны кисәтергә ярдәм итсәчәк. Бүген медицина өлкәсендәге кадрлар кытлыгы мәсьәләсен дә берникадәр хәл итәргә тиеш.

Конгресс турында тулырак мәгълүмат белән samoilov-kzn.ru сайтында танышырга мөмкин.

Фото – авторныкы.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ