Логотип Магариф уку
Цитата:

Уфа сәхнәсеннән — Казан тамашачысына

Апрель уртасында Казан театраллары өчен чын бәйрәм көтелә: 14–19 апрель көннәрендә Камал театры сәхнәсен Уфаның «Нур» татар дәүләт театры гөрләтәчәк.

«Нур» театры бу юлы Казанга үзенең иң популяр, тамашачы мәхәббәтен казанган спектакльләрен алып килә. Репертуарда — күңелләрне тетрәндерерлек тә, уйландырырлык та әсәрләр: Нурания Җамалиның «Яшьлегең ишек шакыса», Илгиз Зәйниевнең «Мәхәббәт элмәге», Айгөл Әхмәтгалиеваның «Туташ», Илдар Юзеевнең «Тау», Нәҗиб Асанбаевның «Киң урамнар тар иде», Мостай Кәримнең «Җәяүле Мәхмүт», Рим Хәсәновның «41нең көзендә».

Бу гастрольләр — ике республика арасындагы иҗади күпер генә түгел, ә татар театрының байлыгын бергәләп тою мөмкинлеге дә. Казан тамашачысын онытылмас кичләр көтә!

Фото: tatar-congress.org

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ