Балалар бакчаларына кабул итү башланды
Бүген, 1 апрельдә, Казан һәм Татарстан районнары буенча балалар бакчасына кабул итү чоры башлана.
Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына кабул итү турында гариза тапшыру һәм аларның статусын тикшерү Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша башкарыла. Моннан тыш, гаризаларны яшәү урыны буенча мәгариф идарәсендә, республиканың күпфункцияле үзәкләрендә тапшырып була.
Балалар бакчаларына комплектлау ел саен 1 июньнән 30 августка, ә Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Биектау һәм Питрәч районнарында 1 апрельдән 30 августка кадәр бара. Кабул итү чоры, буш урыннар калган очракта, уку елы ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Комплектлау турында мәгълүмат мәктәпкәчә белем бирү оешмасының рәсми сайтында урнаштырыла.
Балалар бакчасына кабул итү турында сорауларны «кайнар линия» аша бирергә мөмкин:
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы: (843)222-78-40, (843)222-78-41;
Казан шәһәре мәгариф идарәсе: (843)223-22-10;
Яр Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе: (8552)23-13-36, (8552)23-13-34;
Яшел Үзән районы мәгариф идарәсе: (84371) 4-97-53;
Биектау районы мәгариф бүлеге: (88436)52-36-02;
Питрәч районы мәгариф бүлеге: (88436)73-03-54, (88436)73-06-58.
Мәгълүмат ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынды.
Фото: нейрочелтәр





Комментарийлар