Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда II республика методистлар форумы узды

30 – 31 мартта Казанда «Методик эшне үстерүдә алгарыш проектлар технологияләре» темасына II республика методистлар форумы узды. Бу чара 1958 –1976 елларда ТАССР мәгариф министры вазифасын башкарган академик Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтовның 100 еллык юбилеена багышлана. Ул күпкырлы шәхес: хәрби разветкада хезмәт иткән булуына карамастан, тыныч тормышта, мәктәпләргә проблемалы укытуга нигез салган танылган педагог- җитәкче, филология фәннәре кандидаты, педагогика фәннәре докторы буларак фәндә үз эзен калдырган галим. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин форумда ясаган чыгышында Мирза Мәхмүтовны галим, җитәкче һәм гаҗәеп үзенчәлекле кеше буларак тасвирлады. Аның истәлегенә чаралар ел дәвамында барачагын билгеләп үтте. Мирза Мәхмүтовның хәләл җефете, педагогика фәннәре кандидаты Диләрә Шакирова һәм галимнең элеккеге аспирантлары истәлекләр белән уртаклашты.

Форумның беренче өлеше онлайн форматта узды. Анда катнашучыларны  ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис  Мөҗипов  Россия  укыту, дәреслекләр әзерләү белән  һәм бу өлкәгә бәйле актуаль теманы  кабат  күтәрде, җентекле аңлатма бирде. 

Министрлыкның өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы, педагогика фәннәре кандидаты Роза Шәяхмәтова  республикабызда  методик эшчәнлекне үстерү хакында  сөйләде. Ясалма  фәһем киң таралган бер чорда, укытучылар һәм методистлар үз эшчәнлекләрендә яңа эш алымнарын ничек гамәлгә ашырырга тиешләр? Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты  проректоры,  химия фәннәре кандидаты Лариса  Шәмсетдинова чыгышында әлеге сорауга төпле җавап бирелде. Чараның бу өлешендә  һөнәри  бәйгеләр үткәрү нәтиҗәсендә  педагогларның  осталыкларын арттыру, аларның   абруен күтәрү турында да эшлекле фикерләр яңгырады.   Эшлекле сөйләшүне ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия  Закирова алып барды. Ул  ирешелгән уңышларны «Методист» басмасында яктырту кирәклеге турында әйтеп узды. 

  Чара 31 мартта М. Мәхмүтов исемендәге  184  нче  гимназиядә тәмамланды.  Аның эшендә  республикабыз районнарыннан килгән 500 дән артык методист катнашты. Алар методик хезмәтне үстерү өстенлекләре, төгәл  һәм табигый фәннәрдән балаларга сыйфатлы белем бирү мәсьәләләре, ясалма интеллект технологияләрен куллану, педагоглар белән эшләүнең яңа формаларын кертү турында сөйләштеләр. Республика мәктәпләреннән килгән укытучылар  чарада катнашучыларга төрле фәннәрдән ачык дәрес  күрсәттеләр. Шунысын да әйтик:  катнашучылар арасында төрле елларда «Ел укытучысы» Бөтенроссия  конкурсында җиңүче һәм призёр  булган педагоглар форумда мастер-класслар күрсәттеләр. Алар  әлеге уңышка ирешүнең серләре белән уртаклаштылар,методистлар белән берлектә һөнәри конкурсларга әзерлек турында сөйләделәр. 

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ