Тәртип өчен билге: төп критерийлар
Россия мәктәпләрендә укучыларның тәртибен бәяләү коллегиаль форматта башкарылачак. Бу турыда Мәгариф министрлыгы эксперты Марина Конева хәбәр итте.
Укучы тәртибенә билгене сыйныф җитәкчеләре, фән укытучылары, педагог-психологлар, дефектологлар һәм социаль педагоглар бергәләп куячак.
Тәртипне бәяләгәндә берничә күрсәткеч исәпкә алыначак: дисциплиналылык, укучылар һәм өлкәннәр белән аралашу нормаларын үтәү, социаль активлык һәм кешеләр арасында үз-үзеңне тоту.
Сынау проекты кысаларында мәктәпләргә өч төрле бәяләү системасы тәкъдим ителә:
– ике дәрәҗәле («зачет» / «незачет»),
– өч дәрәҗәле («үрнәк», «рөхсәт ителгән», «рөхсәт ителмәгән»),
– биш дәрәҗәле («бик яхшы»дан «бик начар»га кадәр).
Фото: нейрочелтәр





Комментарийлар