Кыңгырау урынына – космос турында көйләр
Апрель аенда Россия мәктәпләрендә «Кыңгырау урынына музыка» проекты кысаларында космонавтика темасына багышланган музыкаль композицияләр яңгыраячак, дип белдерделәр РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Композицияләр исемлеге:
«Тайна третьей планеты» мультфильмының төп темасы (композитор Александр Зацепин, башкаручы – Россия дәүләт кинематография симфоник оркестры).
«14 минут до старта» (автор – Оскар Фельцман, сүзләре Владимир Войновичныкы, башкаручылар – Олег Непряхин һәм балалар хоры).
2025 елгы «Мелодии вместо звонков» конкурсы җиңүчеләре башкарган әсәрләр: Сергей Прокофьевның «Петя и волк» симфоник әкиятеннән тема (Краснодар крае, 61 нче мәктәп); Александра Пахмутованың «Знаете, каким он парнем был» (сүзләре – Николай Добронравов) һәм Евгений Крылатов музыкасына, Юрий Энтин сүзләренә язылган «Прекрасное далеко» җырларыннан өзекләр.
Фото: нейрочелтәр





Комментарийлар