Логотип Магариф уку
Цитата:

Дисциплиналылык – тәртип билгесе критерие

Мәктәпләрдә укучыларның тәртибен бәяләү системасына яңалык кертелә: хәзер дисциплинарлык төп критерийларның берсе булачак.

Тәртипкә – аерым игътибар

Яңа система кысаларында укучыларның тәртибен бәяләгәндә берничә мөһим күрсәткеч исәпкә алыначак. Алар арасында — дисциплиналылык, аралашу нормаларын үтәү, социаль активлык һәм үз-үзеңне кеше арасында дөрес тоту.

Тәртипкә куелган билгеләрне бер генә укытучы түгел, ә берничә белгеч бергәләп билгеләячәк. Бу процесста сыйныф җитәкчеләре, фән укытучылары һәм профильле белгечләр катнаша. Мондый алым, ведомство фикеренчә, субъективлыкны киметергә тиеш.

Хәзерге вакытта система сынау режимында эшли. Анда 89 мәктәптәге 1–8 нче сыйныф укучылары катнаша. Тест нәтиҗәләре буенча, киләчәктә бу тәҗрибә киңрәк кулланышка кертелергә мөмкин.

Фото: нейрочелтәр

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ