Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда «Экояз» бәйгесе старт алды

Татарстанда «Экояз» республика бәйгесе старт алды. Чара Россия халыклары бердәмлеге елына, шулай ук Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган.

    Бәйге номинацияләре
  • «Экоярдәмче» – катнашучылар (18 яшькә кадәр һәм 18 яшьтән өлкәннәр).
  • «Экоберләшмә» –  коммерцияле булмаган оешмалар, хәрәкәтләр, мәктәп отрядлары.
  • «Экогаилә».
  • «Экокоманда» –  мәгариф оешмалары (балалар бакчалары һәм мәктәпләр).
  • «Экопартнерлар» –  гаммәви мәгълүмат чаралары.
  • «Иң яхшы муниципаль берәмлек».

Бәйге 8 атналык марафон форматында уза, анда һәр атна конкрет темага багышланган.

8 атналык марафон темалары

  1. Кошларга ярдәм ит –  җимлекләр һәм сыерчык оялары ясау.
  2. Зоокайгырту –  хайваннар приютларына ярдәм.
  3. Экологик илһам калейдоскобы –  икенчел чималдан эшләнмәләр ясау.
  4. Табигать язмышы безнең кулларда – агачлар утырту, татар телендә постлар урнаштыру.
  5. Тынычлык, хезмәт, май –  территорияләрне төзекләндерү.
  6. Геройлар янәшәбездә яши –  мемориалларны тәртипкә китерү, ветераннарга ярдәм.
  7. Без чүп-чарны аерым җыю яклы –  макулатура, пластик, кием-салым җыю.
  8. Чиста су –  сулыклар һәм яр буйларын чистарту.

Катнашу шартлары

  • Беренче атна биремен үтәргә.
  • «ВКонтакте»да пост урнаштырырга.
  • 5 апрельгә кадәр чат-ботка хисап җибәрергә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ