Ураза – яшерен гыйбадәт
Февраль аенда изге рамазан аена кердек. Ни өчен гаилә белән ураза тоту күңеллерәк? Ураза тотмаган баланы ачуланырга ярыймы? Уразада булмаган күршеңне кунак итү дөресме? Әйдәгез, ачыклык кертик әле.
Бергәләп күңелле
Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) әйткән сүзе бар, 7 яшьтән балагызны намазга өйрәтегез, 10 яшьтән намаз укымаган өчен җәза бирегез, ди. Моны инде без уразага да куллана алабыз. 7 яшьтән, көндезгә кадәр генә булса да тотарга өйрәтә башларга кирәк. Ә 10 яшьтән инде уразага керү мәҗбүри.
Балаларга карата йомшак юллар кулланыла, юмалап, үгетләп, хәйләләп тә мөмкин, бүләкләр биреп, матур ифтарлар оештырып, тәмле ризыклар пешереп тә кызыктырырга була. Элекке кешеләр, тәмле әйберләр ашар өчен, ураза тота идек әбиләр белән, дип искә ала бит. Тәмле ризык тансык заманнар. Болар булышмаса, мәҗбүрилек тә хуплана. 10 яшьтән бала көндез ашыйсым килә дисә, ашарга бирмиләр. Без дә, син дә уразада, ярамый, тиздән ифтар җитә, дип аңлаталар.
Әгәр дә ир кеше ураза тотарга тиешле булып та уразада түгел икән, хатыны аңа көндез ашарга бирә алмый, бу гөнаһ була. Балалар белән дә, күршеләр, башка кунак белән дә шул хәл.
Ураза тотарга тиешле түгел икән, мисалга кечкенә бала, ерак юлдан килгән мөсафир икән, авыру, карт кеше икән, аларны ашату-эчертү гөнаһ түгел.
Ураза тотар өчен, иң беренче чиратта мәгънәсен аңларга кирәк. Нәрсә ул ураза, нигә тотыла? Гаилә белән, туганнар, дуслар белән гыйбадәтләрне бергәләп үтәве, ифтар ашлары уздыру күңелле. Бу чорда балаларны да башка мөселман балалары белән бергәләп тәрбияләргә тырышсаң, үтемлерәк булачак, ураза да җиңелрәк үтәчәк.
Өч киңәш
1. Иң элек ниятең булсын. Ураза тоткан кешенең игътибар иткәне бардыр: әгәр кеше уразага кермичә, гадәти көнне ашамыйча йөрсә, көндез бик каты ашыйсы килә башлый. Эче суыра, башы авырта. Ул инде нәрсәдер кабып куярга мәҗбүр була. Ә менә уразада андый хисләр юк. Кеше сабыр итә, җиңелрәк кичерелә. Нияте – Аллаһ ризалыгы өчен бит. Шуңа иң беренче чиратта максатың дөрес булырга тиеш.
2. Организмны да уразага әзерләргә тиешле. Алданрак та ураза тотарга кирәк. Гомумән, мөселман кешесе уразаны рамазанда гына тотмый. Һәр атнаның ике, айның кимендә өч көнендә уразада була. Рамазан ае алдыннан ике изге ай бар: рәҗәп һәм шәгъбан айлары. Үзеңне ияләштерер өчен, савап та җыяр өчен, анда да ураза тотарга мөмкин.
3. Уразага кергәннән соң бирешмәскә кирәк. Кайбер кеше ике-өч көн тота да, әй авыр икән бу, ди дә туктый. Гадәттә, уразаның беренче өч көне авыррак була бит, организм әле ияләшмәгән, су җитмәү сәбәпле баш авыртырга мөмкин. Ә менә шул 3 көннән соң җиңеллек килә дә бит инде. Уразаның соңгы көннәрендә бөтенләй ияләшеп бетәсең. Барысы да көйләнә, шулкадәр җиңеләя.
Сәхәрне калдырмагыз
Иртәнге сәхәр вакытын игътибарсыз калдырырга ярамый. Йокыны беренче урынга куеп, иртән ашарга тормаучылар да бар. Сәхәргә торасын истә тотып, иртәрәк ятарга, ифтарда күп ашамаска тырышырга кирәк. Корсакны тутырудан мәгънә юк, авырлык кына була. Тәмле әйберләр ашау файдалы. Баллы әйберләр белән авыз ачарга киңәш ителә.
Ураза тоту зыянлы әйбер түгел. Кешегә зыянлы булса, Аллаһ аны мәҗбүр итмәс иде. Кайбер кеше, мин ураза тота алмыйм, ди. Тотып карадыңмы соң дигәч, юк әле, диләр. Ирекле фәлсәфәчеләр инде болар. Үзеңне куркытып йөрергә кирәкми.
Ураза җиңелрәк үтсен өчен, гөнаһтан тыелырга кирәк: гайбәт сөйләмәскә, теләсә нәрсә карамаска, артык мәгълүмат тыңламаска, кирәкмәгән эшләр белән шөгыльләнмәскә. Вәгазьләр тыңлау, зекерләр әйтү хәерлерәк булыр.
Рамазан ае – сабырлык ае. Гафу итү һәм үтенү ае. Күңел йомшара торган чак. Мәрхәмәт, рәхим-шәфкать ае. Тәрбия ае. Үзеңне гөнаһлардан тыеп торасың, тәрбиялисең. Юмартлык ае. Изгелек кылыр өчен, садакалар бирелә, авыз ачтырыла. Аллаһка якынаю ае, яшерен гыйбадәт ае. Башка гыйбадәтләреңне кеше күрсә дә, уразаны кеше күрми, шуңа яшерен гыйбадәт санала.
Нурулла хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН, «Туган авылым» мәчете имамы
Фото: нейрочелтәр





Комментарийлар