Башлангыч мәктәп – белем һәм тәрбиянең нигезе
Укытучы – үзенең беренче адымын ясаучы укучыга юл күрсәтүче генә түгел, кечкенә кешене зур шәхес иткән олуг зат. Ул – киң күңелле, сабыр, балаларны күз карашыннан аңлаучы, төпле киңәшләрен бирүче дә. Укытучы ул – һөнәр түгел, ул – яшәү мәгънәсе.

Роза ИМАМОВА,
Актаныш Мәгариф идарәсенең башлангыч белем бирү методисты
Төп байлык – кадрлар
Актаныш районы мәктәпләренең башлангыч сыйныф укытучылары да үз һөнәрләрен яшәү мәгънәсе итеп саный. Бу уку елында районда 95 башлангыч сыйныф укытучысы белем һәм тәрбия бирә. Соңгы өч ел белән чагыштырганда, балалар саны кими, аңа бәйле рәвештә укытучылар саны да кими. Югары белемле укытучылар – 91 (95,8 %). Югары категориягә 51 укытучы (53,7 %) ия, категорияле укытучылар 93,7 %. 5 яшь укытучы, пенсионерлар – 6. 20 елдан зуррак стажлы укытучылар 75,2 %; 25 елдан зуррак стажлы укытучылар – 69. Башлангыч класс укытучыларының уртача яше – 49,5. Уртача педагогик стаж –27,6 ел.
Үз предметын тирәнтен белүче, балаларга ныклы тәрбия бирүче, үз хезмәтен яратучы укытучылар – мәктәпнең зур байлыгы. Ләкин кадрларга килгәндә уйланырлык җиребез бар, укытучылар тәҗрибәле, ләкин өлкәнәя бара. Яшь кадрларны мәктәпләргә тарту буенча ныклап эшләргә кирәк. Киләчәктә шушы юнәлештә укыган, кулларына диплом алган белгечләрне мәктәпләргә кайтару юлларын табып, кадрлар белән тәэмин итү, төп хәл ителергә тиешле көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып кала.
Хәзерге мәктәпкә, укучыларга тирән белем бирү, аларның рухи дөньяларын, зәвыкларын, иҗади фикерләрен камилләштерү кебек бурычлар белән беррәттән, туган телебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү, халкыбызның үткәне белән кызыксыну, иҗади сәләтенә соклану хисләре формалаштыру кебек бурычлар йөкләнә. Районның башлангыч сыйныфларында 707 (74,2 %) укучы татар телендә белем һәм тәрбия ала.
Һөнәри осталыкны үстерү
Бала беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керә. Аның өчен өр-яңа дөнья ачыла. Мәктәпкә тулы әзерлекле балалар белән бергә төрле җитешсезлекләре булганнары да килә. Сөйләм телендә кимчелекләр булу, туган телне анык белмәү, яңа мохиттән курку, баланың үз-үзенә бикләнгән булуы һ.б. Әлбәттә, беренче эш итеп, укытучы, беренче сыйныфка балаларны кабул итеп алган көннән алып, аларны күзәтә, өйрәнә, булган кимчелекләрне күреп, аны төзәтү юлларын эзли. Дислексия һәм дисграфия (язуда һәм сөйләм телендә кимчелекләр булу) проблемалары булганда, мөгаллимнәр төрле эш төрләре кулланып, системалы рәвештә балалар белән эш алып бара. Биредә системалы, даими эшләү мөһим. Эзлекле шөгыльләр, укытучының даими игътибары, балаларның әти-әниләре белән сөйләшү яхшы якка үзгәреш бирә.
Белем сыйфаты турыдан-туры педагогик кадрларның әзерлек дәрәҗәсенә бәйле. Моның өчен педагог үзлектән яңалыкка омтылырга, заман сулышын тоеп, белемен эзлекле арттырырга, үз хезмәтенә иҗади якын килергә тиеш. Ел дәвамында укытучыларның белем күтәрү курсларында укулары, каникул вакытларында ММБ җитәкчеләре белән утырышлар, укулар үткәрү, район, республика, Бөтенроссия семинарларын оештыру, «Ел укытучысы», «Беренче укытучы», «Мастер-класс» һөнәри бәйгеләрендә, «Иҗади идеяләр банкы» фестивале, «Укучыларның функциональ грамоталылыгын үстерү аша педагогларның методик осталыгын камилләштерү» проектларында катнашу һөнәри осталыкны үстерүнең иң мөһим чаралары булып кала бирә. Үз белемеңне, педагогик осталыгыңны иҗади эшчәнлек буенча ярминкәләр үткәреп, алдынгы тәҗрибәне яктырткан китаплар, брошюралар чыгарып, укучылар белән төрле бәйгеләрдә катнашып, хезмәттәшләре белән аралашып үстерү уңай нәтиҗәләр бирә.
Функциональ грамоталылык
Бүгенге көндә укучыларның функциональ грамоталылыгы – белем бирү сыйфатының мөһим күрсәткече. Укучыларның функциональ грамоталылыкларын формалаштыру максатында кулланыла торган алымнар бихисап, һәм ул – катлаулы, күпкырлы, озак вакытлы процесс. Бу юнәлеш укытучыларның дәресләрендә, өстәмә белем бирү эшчәнлегендә, үткәрелгән чараларда чагылыш таба. Биредә дәрес һәм функциональ грамоталылык бер-берсен тулыландырып торган ике аерылгысыз чылбыр булып тора. Балаларның тышкы мохит белән мөнәсәбәткә керүләренә юллар күрсәтелә, тиз җайлашу һәм эзләү сәләтләре үстерелә.
Укучы – укытучы – ата-ана бердәмлеге
Тиешле белем бирүнең нигезендә белемле укытучы гына түгел, укучы – укытучы – ата-ана бердәмлеге дә ята. Илебез куйган таләпләрне югары дәрәҗәдә үтәп, бүгенге тормыш шартларына яраклы шәхесләр тәрбияләүдә нәкъ менә шушы бердәмлек булганда гына ирешергә була. Барлык башлангыч сыйныф укытучылары да бу юнәлештә уңышлы эш алып бара.
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты мисалында карап китсәк, аларның ата-аналар белән бергә тормышка ашырыла торган бик зур проектларын әйтеп үтәргә мөмкин. «Хорлар ярышы», «Зур биюләр», «Театр яктылыкка, нурга илтә» кебек күләмле эш юнәлешләре – бердәмлек, аңлашып эшләүнең төп нигезен тәшкил итә. Кышкы озын кичләрдә бергәләп күңелле аралашу, җырлар һәм биюләр өйрәнү бердәмлекнең нигезе генә түгел, балаларның буш вакытларының файдалы үтүен дә күрсәтеп тора. Мондый хәрәкәтле эш төрләре баланың телефонда яки компьютерда файдасыз уеннар уйнап вакыт үткәрүенә дә киртә куя, ата-аналарның балалары белән аралашуына да зур йогынты ясый.
Безнең бурыч – үткән буыннар туплаган рухи байлыкны саклап, баетып, аның кешелек тарафыннан иң кыйммәтле дип табылган үрнәкләрен балаларга җиткерү. Уку елы дәвамында балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп арасында бердәм үсеш дөньясы булдыру, дәвамчанлыкны ныгыту буенча максатчан эш алып барыла, «педагогик күпер» булдырыла. Мәктәпкә укырга кергәндә, балалар «күчеш чорын» җиңел үтсен өчен, педагоглар, әти-әниләр белән бердәм эшчәнлек, эшлекле түгәрәк өстәлләр оештырыла. Баланың үсеше өчен мәктәпкәчә тәрбия һәм башлангыч мәктәп тулысынча бер мохит булып, берсе икенчесен тулыландырып яшәргә, эшләргә кирәклеге ассызыклана. Әлеге кыйммәтләрне таныту юлында балалар бакчасы тәрбиячеләре, башлангыч һәм урта мәктәп укытучылары һәрдаим кулга-кул тотынып, эш алып бара. Дәвамчанлыкны ныгыту максатыннан бүгенге көндә очрашулар, тренинглар, иҗади отчётлар үткәрелә. Педагогик эзләнүләр, карар кабул итү технологиясенә ия булу, инновацион проблемаларны һәм эзләнү-тикшеренү темаларын сайлап алу, педагогик тикшеренү методларына, эксперимент нәтиҗәләрен күзәтү диагностикасына ия булу – хәзерге вакытта мәктәптә эшләүче укытучының иҗади активлыгына куела торган таләпләр.
Ясалма фәһем
Укытучы гел эзләнүдә булганда гына, үз укучыларын укуга кызыксындыра алачак. Хәзерге заман укучысының уңышлы тормыш траекториясен үстерүдә һәм төзүдә иң актуаль ысул – ясалма фәһем куллану. Актаныш районы башлангыч сыйныф укытучылары, бу замана агымына ияреп, дәресләрдә ясалма интеллектны оста файдаланалар. Еш кулланыла торган программалар: шедеврум, SUNO, Hedra, PixVerse, DeepSeek. Әлеге эшчәнлек гуманитар гимназия, Актаныштагы 1 нче, 2 нче, Пучы урта мәктәпләре, Яңа Әлем, Теләкәй, Богады, Меңнәр, Татар Ямалы, Татар-Суыксуы, Байсар төп гомуми белем бирү мәктәпләрендә бигрәк тә киң кулланыла. Ясалма интеллектның роле укытучыны алыштыру түгел, бәлки балаларда дәрескә кызыксыну, иҗади ачылу өчен кирәк.
Сәләтле балалар белән эш
Белем сыйфатын күрсәтүче тагын бер юнәлеш – сәләтле балалар белән эш. Районда сәләтле балаларны үстерү, аларга белем, тәрбия алу өчен тиешле шартлар тудыру юнәлешендә максатчан эш оештырыла. Укучылар, төрле түгәрәкләргә йөреп, төрле олимпиада, конкурсларда катнашып, бик зур нәтиҗәләргә ирешә. Сәләтле балаларны кече яшьтән үк ачыклап һәм, аларны югалтмыйча, олимпиадаларга системалы әзерлек эшләрен алып бару, һәр баланың үзенчәлекләрен исәпкә алып, дөрес юнәлеш биреп, киләсе уку елына максатчан эшне бүгенге көннән үк оештыру зарур. Безнең максат – сәләтле балалар белән эшне оештыруның яңа формаларын өйрәнү, укучыларда олимпиадаларда катнашу өчен кызыксыну уяту, балаларның сәләтләрен арттыру өчен җирлек тудыру.
Киләчәк кешесе ул нинди булыр? Сау-сәламәт, иминме ул, белемле, зыялымы, мәрхәмәтле, иманлы булып үскәнме ул? Үзенең туган телен – ана телен онытмаганмы? Туган авыл, туган җир рухы белән яшиме? Бу сыйфатларны укучыларда кечкенәдән тәрбияләү – укытучының мөһим бурычы.





Комментарийлар