Бала ураза тота
Бала белән ураза тоту дөрес гамәлме? Безгә дә: «Бала тилмертәсез», ‒ диючеләр булды. Ләкин бергәләп табын әзерләп, авыз ачып, мәчеткә тәравих намазларына йөрү гаиләбезне тагын да берләштерде.
Әти-әнигә ияреп
Рамазан ае җиткәндә, күңелемдә әле дә булса бер хатирә яңара.
Иртә. Аш бүлмәсеннән төшкән ут яктысына уянам. Ә анда әбием чәй өстәле әзерләп йөри. Кичтән үк: «Рамазан ае башлана, иртәгә уразага керәм», ‒ дигән иде. Аңа ияреп, мин, алты-җиде яшьлек кызчык та, сәхәргә торам. Ниндидер сихри рәхәтлеге бар шушы иртәнге сәхәр вакытының. Күзем өстәлдә торган җимешләргә төшә – әбиемнең Рамазан ае өчен дип, махсус алган ризыгы. Төшләре дә кадерле аның, һәркайсын тәсбих өчен дип бөртекләп җыеп куя торган иде ул. Мин дә нәни акылым белән бер тәсбих өчен 99 данә төш кирәген беләм, әле җыясы да җыясы, дим...
Үзебезнең балалар, кечкенәдән безгә ияреп, сәхәргә уянды. Без беркайчан да аларга тормагыз, йокыгыз кала димәдек. Еш кына көннең икенче яртысы җиткәч, үзләре сорап, ашарга утырган чаклары да булды. Кояш баеп, азан яңгырауга, безнең белән авыз ачулары әле дә күңелдә саклана. Җиде-сигез яшьләр чамасында, үзләре теләп, көне буе ураза тота башладылар. Бер айга ук булмаса да, 20 көнгә сабырлыклары җитә иде. Ун яшь тирәсендә ай дәвамында тоттылар. «Бала тилмертәсез», ‒ диючеләр дә булды. Тик кызларыбыз, киресенчә, Рамазан аен көтеп алды. Авыз ачып, намазлар укыганнан соң, бергәләп мәчеткә ястү, тәравих намазларына барабыз, гаиләбез тагын да берләшә. Теләгән теләкләребез, укыган догаларыбыз күңелләрне айкый, күздән яшьләр китерә.
Хикмәт ризык күләмендә түгел
Уразада табынны мәҗлес өстәле кебек әзерлибез. Рамазанны юкка гына унике айның солтаны димиләр бит. Әлеге айның хөрмәте, мәртәбәсе корган табыннан да күренергә тиеш. Моны балалар да белеп үссен, әлеге айның әһәмиятен үзгә итеп әзерләнгән ризыклардан, табыннан да аңласын. Кемдер бу урында: «Шулкадәр ризыкны ничек ашап бетерәсез?» ‒ дип уйларга мөмкин. Юк, сүз ризыкны күп итеп әзерләүдә түгел, өстәлне матур итеп бизәп, табынга ямь, матурлык кертү турында. Уразада ризыкка аеруча дикъкать белән карауда. Ел әйләнәсе шкафның иң өске киштәсендә үз сәгатен көтеп яткан савыт-сабаны барлап куярга, кибеттән күптән кызыгып йөргән матур касәләрне алу өчен менә дигән форсат.
Ә бергәләп ризык әзерләү, табын корулар никадәр күңелле! Нәрсә пешерәсен бергәләп хәл итәбез, һәркемнең мәнфәгатен кайгыртып, табын корырга тырышабыз.
Уразада тамакны киптерә торган ризыклар белән тукланмыйбыз, пылау, тозлы балык сыман ашамлыкларны бик сирәк кулланабыз. Өстәл өстендә һәрвакыт юып-киптерелгән җимеш, чикләвекләр тора. Эчәргә баллы суны үзебез әзерлибез. Туңдыргычта сакланган җиләк-җимеш шушы бер ай эчендә шактый тиз бетә. Аш, ботканы көн саен пешерәбез. Икенчегә пешерелә торган ризыкларны көн дә төрләндерәбез.
Авыз ачар өчен, бер чынаяк су һәм бер җимеш җитә. Шуларны кабып куйганнан соң, ашыйсы килү дә онытыла. Димәк, чынлыкта әлеге изге айның хикмәте ашау-эчү дә түгел икәненә бер мисал бит бу.
Әле дә булса әбиле табынны сагынам. Безнең балалар да әти-әни кочагында, уразага кергән вакытларын хәтерләрендә якты мизгел итеп хәтерләсеннәр дип телим. Алар да Рамазанның төп хикмәте ‒ күңелебезне, җаныбызны пакьләү, телебезне, уебызны, яшәешебезне дөресләүдә икәнлегенә төшенеп үссеннәр, шушы хасиятне үз балаларына да күчерсеннәр иде.
Нурфия Халикова





Комментарийлар