Мәгариф автор яңалыклары
-
«Гашыйклар тавы» фильмы «Фаджр» халыкара кинофестиваленең конкурс программасына керде
Режиссер Салават Юзеевнең «Гашыйклар тавы» фильмы Иранда узучы 43 нче «Фаджр» халыкара кинофестиваленең конкурс программасына керде. Бу хакта «Татаркино» матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татарстан Республикасы мәктәпләренә белем бирү сыйфаты билгеләре бирелде
Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) җитәкчесе Анзор Музаев «Мәгариф оешмалары өчен сыйфат билгесе » проектына йомгак ясау турында игълан итте. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Югары белем бирүнең яңа системасына күчкәндә уку сроклары үзгәрәчәк
Югары белем бирүнең яңа системасына күчкәндә уку сроклары үзгәрәчәк, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы матбугат хезмәте. Бу хакта РИА Новости яза.
-
Мәгариф хезмәткәрләренең яңа бинасы төзелә
Казанның Подлужная урамында төзелә торган Мәгариф хезмәткәрләре йорты тулысынча инженерлык челтәрләре белән тәэмин ителгән: җылылык, электр тоташтырылган, канализация, тышкы су челтәрләре көйләнгән, газ кертелгән һәм тышкы яктан яктырту җайланмалары урнаштырылган, дип хәбәр итә Казан мэриясе.
-
Эмоциональ белем буенча Бөтенроссия укулары узды
13–14 ноябрьдә Татарстан Республикасы делегациясе Томск шәһәрендә узган «Эмоциональ белем бирү. Киләчәккә караш» I Бөтенроссия укуларында катнашты. Бирегә Россиянең 17 төбәгеннән педагогик хезмәткәрләр һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре җыелды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
-
Кытай татарлары: гаилә кору үзенчәлекләре
Төрки халыкларда туйлар купшылыгы белән аерылып торган. Кытай татарларында бу купшылык хәзергәчә сакланган. Шулкадәр чыгымнардан соң аерылу турында сүз чыгу гына түгел, башка андый уй килүе дә шикләндерә.
-
«Апуш» студиясе Мәскәүдән җиңү белән кайтты
9–12 ноябрь көннәрендә «Апуш» татар балалар театр студиясе Мәскәү шәһәрендә узган V Бөтенроссия «Свободное пространство» театраль фестиваль-лабораториясендә катнашып, I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге хәбәр итә.
-
Бүләккә – мендәр!
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларына язылып, затлы бүләккә ия буласыгыз киләме? Без бүген журналларыбызга язылучылар арасында «Бүләккә – мендәр!» акциясен игълан итәбез.
-
«Мәгариф» журналы «Информационные технологии в образовании» – «Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр» бәйгесен игълан итә
«Мәгариф» журналы «Информационные технологии в образовании» – «Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр» бәйгесен игълан итә. Максаты – белем бирү процессында цифрлы ресурслар һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләре өлкәсендә иң яхшы эшләнмәләрне барлау.
-
«Химия. Укытучы. Киләчәк» конкурсы җиңүчеләре билгеләнде
29 октябрь көнне Казан милли тикшеренү-технология университетында (КНИТУ) республика күләмендәге «Химия. Укытучы. Киләчәк» конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. Чара «Химия тармагы лидерлары: мәктәп яшеннән үк хыялдагы карьерага» төбәк проекты кысаларында узды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
-
Татар КВН лигасы 30 еллык юбилеен билгеләп үтә
13 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында татар КВН лигасының туган көне уңаеннан зур уен узачак. Чара әлеге хәрәкәтнең 30 еллыгына багышлана. Бу хакта татар КВН лигасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Бөтенроссия һәм Республика мәктәп укучылары олимпиадаларының муниципаль этабы башланды
7 ноябрьдә Бөтенроссия һәм Республика мәктәп укучылары олимпиадаларының муниципаль этабы старт алды.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Бала күзләре
Яңа уку елы – баланың күзләре өчен дә сынау. Белем алу күзләргә зыян салмасын дисәк, табиб фикеренә колак салыйк.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Полилингваль шәхес формалашуның лингвомәдәни сегменты
Лариса ЕВСЕЕВА, югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
-
IV «Насретдинов укулары» төбәкара фәнни-гамәли конференция «1945 елгы Җиңүдә рухи кыйммәтләр һәм Ватанга мәхәббәт: Кормаш Җәлил төркеменең батырлыгы истәлегенә»
Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе, Мәскәү ислам институты, Марий Эл Республикасы мөселманнары диния идарәсе (Марий Эл мөхтәсибәте) 2025 елның 8 нче ноябрендә Марий Эл Республикасы Бәрәңге районының Бәрәңге бистәсендә «1945 елгы Җиңүдә рухи кыйммәтләр һәм Ватанга мәхәббәт: Кормаш Җәлил төркеменең батырлыгы истәлегенә» дигән темага IV «Насретдинов укулары» төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрүе турында хәбәр итә. Конференция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышлана.




