Казанда республика конкурслары стипендиатлары бүләкләнде
16 февральдә Казан шәһәрендәге «Созвездие — Йолдызлык» театрында яшь галимнәрне һәм республика конкурслары стипендиатларын бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкат Миңнеханов катнашты.
Бүләкләр «Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме – 2025» конкурсы лауреатларына, Татарстанның махсус дәүләт стипендиясе ияләренә, фәнни эшчәнлек өчен ТР Фәннәр академиясе студентлар стипендиясе ияләренә, шулай ук яшь галимнәрне яклау буенча фәнни премия лауреатларына тапшырылды.
Тантана Россия Президенты тарафыннан 2031 елга кадәр игълан ителгән Фән һәм технологияләр унъеллыгы кысаларында узды.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты





Комментарийлар