Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Һадиуллин «Авыл лидерлары» бәйгесе җиңүчесе белән очрашты

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Бөтенроссия «Авыл лидерлары» конкурсы җиңүчесе Земфира Сидорова белән очрашты.

Земфира Айдар кызы — «Мирас» татар гимназиясе (Менделеевск муниципаль районы) директоры урынбасары. Аның 9 еллык педагогик стажы бар, шуларның 4 елын җитәкче вазифасында эшли.

Очрашу барышында авыл җирлегендә белем бирү учреждениеләрен үстерүнең инновацион алымнары турында фикер алышу узды. Земфира Сидорова мәктәпләрдә заманча белем бирү технологияләрен кертү тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм перспектива проектларын тәкъдим итте.

Очрашу нәтиҗәләре буенча министр җиңүченең мәгариф инициативаларын гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде. Шулай ук авыл яшьләре арасында һөнәри юнәлеш бирү эшен көчәйтү мәсьәләсе каралды.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ