Мөршидә Кыямовага мактаулы исем бирелде
Бездә шатлык! Хөрмәтле хезмәттәшебез - «Гаилә һәм мәктәп» журналының җаваплы сәркатибе, танылган журналист Мөршидә Кыямовага Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы белән «Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Тырышып эшләгән кешенең үз вакытында хөрмәтләнүе безне аеруча сөендерде. Мөршидә Галләм кызы – үзеннән олы коллекгаларына таяныч, яшь каләм ияләре өчен остаз. Кыю сүзле, үткен фикерле хезмәттәшебезнең радио-телевидение аша чыгышларын да еш күрәбез, һәрчак мөстәкыйль фикерен кыю итеп әйтә белә. “Гаилә һәм мәктәп” журналының интернет платформасында (ВК төркемендә) бара торган “Туфан самавыры” сәхифәсен дә автор буларак үзе оештырып, турыдан-туры эфирда үзе үк алып та бара. Күп кенә зыялыларыбыз ул тапшыруга эләгергә омтылалар. Бу да коллегабызның җитлеккән журналист икәнлеген дәлилли. Гомере буе мәдәният, дин, тарих, фән темасын яктыртты. Журналыбызда ул хәзер алып бара торган авторлык рубрикаларыннан “Нәселем силсиләсе”, “Татар мәгърифәтчеләре”, татар фольклорына багышланган “Бичура” проекты да яшь буынны милли җирлекккә авызландыру, тамырларыбыз белән таныштыру җәһәтеннән гаять көнүзәк юнәлешләр булып тора.
Мөршидә Кыямова төрле елларда «Казан радиосы»нда, телевидениедә, «Мәгърифәт» студентлар газетасында, «Интертат» электрон газетасында, «Идел» журналында эшләде. Әле хәтта республиканың Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә дәэшләп алды. Кыскасы, журналист хезмәтенең барлык баскычларын да үтеп, бай тәҗрибә туплаган публицист.
Ул танылган тележурналист, алып баручы, шагыйрь, җырчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямовның сөекле хатыны, журналист, актер һәм алып баручы, Татарстанның атказанган артисты Идел Кыямовның, шулай ук яшь язучы һәм журналист Ихтыяр Кыямовның әнисе. Илдар белән татарча сөйләшә һәм фикерли торган зыялы егетләр үстерделәр. Бер гаиләдә бүген ТР Журналистлар берлегенең 4 әгъзасы! Мондый гаиләләр тагын бар микән? Әнә шулай сайлаган һөнәренә тугры рәвештә, Мөршидәбез бик күп авторлык проектлары эшләде һәм эшли.
Мөршидә Кыямованы ихластан редакциябез исеменнән котлыйбыз! Уңышларыгыз дәвамлы булсын!
Фото шәхси архивтан





Комментарийлар