Логотип Магариф уку
Цитата:

"Мәгариф" май, 2025 ел

«Мәгариф» журналының май санына күзәтү

«Мәгариф» журналының май ае саны Түбән Кама районы мөгаллимнәренең эш тәҗрибәсенә багышлана. Район мәгариф идарәсенең милли эшләр буенча методисты Резеда Исмәгыйлева белән биредә милли мәгарифнең торышы, уңышлары һәм хәл итәсе мәсьәләләр хакында сөйләштек

Журнал ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова белән җанлы әңгәмәдән башланып китә. Агымдагы уку елы тәмамланып килә. Тиздән мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлаячак. 2024 ел илебездә Гаилә елы буларак узса, быел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Мәгариф оешмаларының эш планы да шуңа нисбәтле рәвештә туры китереп раслана. Минзәлия Заһри кызы Закирова белән әңгәмәбездә дә чорыбызның актуаль мәсьәләләрен яктыртырга тырыштык.

Соңрак сезне Казанда узган «Күптелле Россия: мәдәниятара диалогтан сыйфатлы белем бирүгә» дип аталган форумнан һәм XII Халыкара олимпиаданың йомгаклау тантанасыннан кызыклы репортаж көтә. Моннан тыш биредә татар әдәбиятыннан олимпиада нәтиҗәләре, Балтачта узган Каюм Насыйри мирасыын куллануга багышланган конференция, Лаеш районының Державино авылы мәктәбе турында язмалар белән таныша аласыз. Тарих фәннәре кандидаты, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының фәнни хезмәткәре, Казан дәүләт энергетика университеты мөгаллиме Илнар Гарифуллин белән Мөршидә Кыямованың әңгәмәсе дә игътибарга лаек. Биредә сүз Бөек Ватан сугышында катнашкан милли батырларыбыз хакында бара.

Иң шәп материал – биология фәненнән 2024 елга дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренә җентекле анализ һәм 2025 елга үзгәрешләр. Ул республика мөгаллимнәренә дә, укытучыларга да, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнүче егет-кызларыбызга да файдалы булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ