Казанга бөтендөнья мәгариф министрлары җыелды
Казанда «Киләчәкне формалаштырып» мәгариф министрлары халыкара форумы ачылды.
Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта Камерун, Зимбабве, Мьянма, Лаос, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Беларусь, Абхазия, Әфганстан һәм башка илләрдән килгән вәкилләр ике көн дәвамында мәгариф өлкәсендәге глобаль тенденцияләр, цифрлы трансформация һәм инновацияләр, нейрочелтәрләрнең һәм онлайн-укытуның роле, инклюзив белем бирү, педагогның әһәмияте һәм белем бирү сыйфаты, белем бирүнең илкүләм системаларын үстерү юллары һәм халыкара хезмәттәшлек турында фикер алышачак.
Форумны РФ мәгариф министры Сергей Кравцов ачып җибәрде.
– Биредә без белем бирүнең сыйфатын бәяләүдә яңа бәйсез система булдыру тәкъдимен җиткерәчәкбез. Бу төрле сәяси йогынтыларга дучар ителмәгән мөстәкыйль система булачак. Ул форумда катнашучы илләрдә зур кызыксыну уятыр дип уйлыйбыз, - дип белдерде ул. Аның әйтүенчә, белем бирүне үстерүгә бәйле карарлар сәяси мотивларга буйсынмаска, ә дөнья үсешенә ярдәм итәргә тиеш.
Автор фотолары
Комментарийлар