XXV федераль Сабан туе Якутиядә узачак
13-14 июньдә Саха Республикасы төрле җирләрдә сибелеп яшәүче татарларны үзенә җыя. Бу көннәрдә биредә милли бәйрәм _ Сабан туе узачак. Сабан туенда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм меңнән артык республика халкы, шул исәптән Татарстан иҗтимагый оешмалары вәкилләре, шулай ук Россия Федерациясе төбәкләреннән мәдәният һәм спорт эшлеклеләре катнашыр дип көтелә.
Федераль Сабантуй программасы кысаларында Саха Республикасында сәнгать осталары концерты, Татарстан киносы көннәре, Татарстан Республикасы халык сәнгать һөнәрләре осталары эшләнмәләре күргәзмә-ярминкәсе, шулай ук Буа дәүләт драма театры гастрольләре узачак.
Сәнгать осталары концертында һәм Сабан туенда Татарстан Республикасының әйдәп баручы артистлары, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры, «Кристалл» эстрада бию ансамбле, «Агыйдел» җыр һәм бию ансамбле, «Казан» бию ансамбле, «Татарстан» һәм «Мириданс» хореография коллективлары, «Болгар» бию театры, Әлмәт татар дәүләт драма театры актерлары катнашыр дип көтелә.
Федераль Сабан туйлары Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла. «Сабантуй - дуслык бәйрәме. Ул безне берләштерә, татарларның, русларның, мариларның, удмуртларның һәм башка халыкларның бердәмлеген чагылдыра. Без барыбыз да зур Россиядә яшибез», - дип билгеләп үтә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Оештыручылар: Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының Түбән Кама муниципаль районы, Якутия татарларының милли-мәдәни автономиясе.
Фото: culture.ru
Кызыклы яңалыклар безнең телеграм каналда
Комментарийлар