III Халыкара мәгариф министрлар форумына багышланган матбугат конференциясе үтте
10 июнь Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта III Халыкара мәгариф министрлары форумының башлануына багышланган матбугат конференциясе узды. Россия Федерациясенең Мәгариф министры Сергей Кравцов төрле илләрдә мәгарифнең инновацияләрен һәм үсешен исәпкә алып, мәгариф сыйфатын бәяләүнең яңа объектив системасын булдыру планнары турында сөйләде.
– «Киләчәкне формалаштырып» форумы күп кенә мәгариф министрлары өчен традициягә әверелде. Ел саен аңа чит ил дәүләтләре вәкилләренең, шулай ук гомумән алганда, Россия мәгариф системасына кызыксынуы арта. Быел форумда 20дән артык министр катнаша. Дустанә илләрнең тәҗрибәсе безнең өчен бик кызыклы. Ул безнең Ватан мәгариф системасын үстерү өчен файдалы булырга мөмкин дип саныйм. Без үз тәҗрибәбез белән уртаклашырга әзер. Мәгариф сыйфатын бәяләүнең яңа системасын формалаштырырга тәкъдим итәргә планлаштырабыз, – дип билгеләп үтте Сергей Кравцов.
Фото: ТР Мәгариф министрлыгы сайты
Комментарийлар