Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәйге ял? Җәйгә эш!

Бер тиенең булмаган килеш «мин мөстәкыйль» дип йөреп булмый инде. Үзен инде олы дип хис итүче һәм шуны әйләнә-тирәдәгеләргә дә дәлилләргә омтылучы үсмер өчен дә мөһим ул кесәдә акча кыштырдап торуы. «Акыллы әти-әни баласына акча тоттырмый, ә үзенә эшләп алу өчен мөмкинлекләр тудыра», – дигән иде бер эшмәкәр. Шулай акча эшләп алырга ниятләгән үсмерләр нәрсәләрне белергә тиеш соң?

Канунны бел

Билл Гейтс беренче компьютер программасын 13 яшендә язган, ә мәгълүм бер мессенджерга нигез салучы Ян Кум мәктәп елларында азык-төлек кибетендә идән юган. Хезмәттән курыкмаганнар гына уңышка ирешә дигән мотивация бирү өчен бер дигән мисал бит компьютер дөньясында кайнаучы балалар өчен.

2025 елдан Хезмәт кодексына кайбер үзгәрешләр кертелде: үсмерләр спорт, театр, иҗат белән бәйле оешмаларга 14 яшькә кадәр дә эшкә урнаша ала. Бу очракта әти-әнинең дә, опека оешмасының да ризалыгы булу мәҗбүри, хезмәт килешүенә дә әти-әниләр кул куя. 14 яшьтән эшлим диючеләргә әти-әниләрнең рөхсәте дә җитә, 2024 елдан опека рөхсәте кирәк түгел, хезмәт килешүен дә үсмер үзе имзалый. 15 яшен тутырган балаларга эшкә урнашу өчен рөхсәт таләп ителми, хезмәт килешүен дә үзе төзергә хокуклы. Шунысы да бар: бала 9 нчы сыйныфны тәмамлап, кулына аттестат алгач, мәктәпкә үзенең училище/көллияткә укырга керү/кермәве яисә эшкә урнашуы турында белешмә алып килеп тапшырырга тиеш. Шулай ук эшкә урнашу өчен дә аттестаты булуы шарт.   

Хәтта 16 яшьтә дә эшкә алмаячаклар:

– төнге сменаларга;

– балалар өчен куелган нормалардан артып киткән авыр йөк күтәрү белән бәйле һәм зарарлы шартлардагы хезмәткә;

– баланың әхлакый тәрбиясенә каршы килүче оешмаларга (казино, төнге клублар, алкоголь һәм тәмәке сату нокталарына, агулы һәм наркотик препаратлар белән бәйле эшкә).

Хезмәт хакы турында

         Балигъ булмаганнар өчен сынау срогы билгеләнми. Хезмәт хакы күләме илдәге рәсми минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк була алмый. 18 яшькә кадәрле хезмәткәрләргә акча кыскартылган эш көнен исәпкә алып, эшләгән сәгатьләр санына карап түләнә.

САН

2025 елда минималь хезмәт хакы – 22 440 сум. Татарстан Республикасында икътисадның бюджеттан тыш секторы өчен минималь хезмәт хакы 23 200 сумны тәшкил итә.

Эшне каян эзләргә?

Мәшгульлек үзәкләре

Бала тәүге эш тәҗрибәсен туплый һәм аның иминлеге дә гарантияләнә, укучыны рәсми рәвештә теркиләр, аның хокуклары саклана, эшне дә канун нигезендә эзлиләр.

Мөстәкыйль рәвештә

Күп оешмалар иң гади аз түләүле вакансияләргә үсмерләрне бик теләп эшкә ала: алар өчен экономия чарасы, ә үсмер өчен сыгылмалы график, көнгә 2–3 сәгать кенә эшләп алу мөмкинлеге уңайлы. Официант, табак-савыт юуучы, җыештыручы һ.б. Иң популяр вакансия – листовкалар тарату һәм игълан ябыштыру. Аена 5–7 мең сум гына эшләп алса да, бала бюджетына ярап куячак.

Туганнар ярдәме

Туганнарыгыз, танышларыгыз арасында эшкуарлар бар икән, аларның оешмасына урнаштыруны сорарга мөмкин. Сатучы ярдәмчесе, курьер кебек эшче вазифалары гына түгел, сәркатип, ярдәмче булып та чыныгу алырга мөмкиннәр.

– Вак-төяк хезмәт күрсәтү:

1–2 сәгатькә бала карап тору, этне урамда йөртеп алып керү, түтәлләргә су сибү, кибеттән азык-төлек алып кайту кебек хезмәтләргә сорау бар.

«Һәр үсмер – исәптә»

Лидия НИЗАМОВА, Теләче районы «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе җитәкчесе:

– Социаль яктан авыр хәлдә калган гаиләләрдәге 14 яше тулган үсмерләрне мәшгульлек үзәкләре белән социаль яклау бүлекләре берлектә җәйге каникуллар вакытында эш белән тәэмин итәргә бурычлы. Бу гаиләләрдә үсмерләргә игътибар да, контроль дә җитеп бетми. Шуңа күрә баланың ялы дөрес оештырылсын, начар юлда йөрергә вакыты калмасын өчен эшләнә бу. Гадәттә, кафеларда савыт-саба юуучы, официант, кибетләрдә төрле эшләр башкаручылар булып урнашалар. Мәктәптә бакча эшләрендә балалар хезмәте даими кирәк. Быел, мисал өчен, Теләче мәктәбендә ремонт эшләре башланачак, менә анда да балалар көченнән килгән эшләрне башкарыр дип уйлыйбыз. Әлбәттә, хезмәтләре өчен түләү дә канун нигезендә билгеләнгән.

Балигъ булмаганнарны эшкә алганда эш бирүче аның өчен уңайлы график булдырырга тиеш: каникул вакытында – иртәдән, уку вакытында – дәресләрдән соң.

Фото: freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ