Логотип Магариф уку
Цитата:

"Гаилә һәм мәктәп" май, 2025 ел

«Гаилә һәм мәктәп» журналының май саны дөнья күрде.

Тышлыкта – К.Тинчурин драма һәм комедия театры артистлары Артём Пискунов һәм Резедә Сәләхова. «Ну ошамый иде миңа Пискунов!» – ди Резедә, танышкан мәлләрен искә алып. Мәхәббәт уты кайчан кабынган? Туй көнендә килен кияү йортында нинди эшләр башкарган? «Йолдызлы гаилә» сәхифәсендә ихлас әңгәмә.

Уйнап кына язылышып, 60 ел бергә гомер кичергән Кәримовлар тормыш юлын мунчада башлаган. Алай да бәхетлеләр. Гашыйк булу яшьлекнең бер төсе булса да, студент чакта ук гаилә кору батырлыкмы, әллә күтәрә алмаслык авыр йөкме? Дәүләттән нинди ярдәм каралган? Бүгенге вазгыятьне белеп тору кирәк.

Мәгърифәтче Габдулла Бубиның эшчәнлеге, Фатих Кәриминең мөхәррирлек алымнары, Тукайның мәктәп белән бәйләнеше һәм... ясалма фәһемгә ышаныч. Болар бит төрле гасырдан дияргә ашыкмагыз. Кеше тикле кеше тәрбияләүдә һәркайсының үз урыны.   

Урамга чыгар чак җитте. Табигый нейрокоррекция дип заманча аталган гап-гади ишегалды уеннарын искә төшерәбез, флорбол дигән спорт төре белән танышабыз.

2025 елның икенче яртыеллыгына язылыр вакыт. Индексы – П2429, алты айга язылу бәясе – 753 сум.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ