ЯҢАЛЫКЛАР
-
Иртәгә «Манзара» спорт-музыкаль премиясе узачак
Иртәгә, 18 гыйнвар, «Корстон» комплексында «Манзара» спорт-музыкаль премиясе узачак. Аның быелгы үзенчәлеге – көрәш буенча Татарстан чемпионаты белән берләштергән форматта үтүе.
-
Казанда Шәехзадә Бабичны искә алалар
20 гыйнварда 10.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрь Шәехзадә Бабичның тууына 130 ел тулуга багышланган ачык лекция оештырыла. Бу хакта ТР Милли музееның матбугат үзәге хәбәр итә.
-
Казан тирмәсендә «Нәсел кайтавазы»
Иске Татар бистәсендә урнашкан тирмәдә күрсәтелүче «Нәсел кайтавазы» спектакле «Тамырлар» проекты нигезендә тормышка ашырыла.
-
Шиһабетдин Мәрҗани турында кызыклы 10 факт
Бөек фикер иясе, остаз – хезмәтләре белән генә түгел, ә үзенең яшәү рәвеше белән дә башкаларга үрнәк. Шиһабетдин Мәрҗани кечкенәдән үк гыйлемгә хирыслыгы белән аерылып торган. Әти-әниләре дә үз заманының укымышлы кешеләре булган. Мәсәлән, әтисе Баһаветдин хәзрәт Бохарада гыйлем алган. Бохара әмире Хәйдәр аны шунда калдырырга теләгәнлеге мәгълүм. Ләкин Баһаветдин хәзрәт туган җиренә кайта, шулай да Бохара әмире аңа бүләкләр җибәрә торган була. Мәрҗани үзе дә – Урта Азиядә 11 ел гыйлем туплаган дин эшлеклесе.
-
«Ярдәм»нең игелекле гамәлләре
Казанда ачык микрофон форматында матбугат конференциясе узды, танылган «Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды җитәкчесе журналистлар алдында хисап тотты.
-
Нәзарәттә «Каһарманнар елы» игълан ителде
Бүген Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәте Пленумы узды. Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин рәислегендә үткән утырышта аның урынбасарлары, казыйлар, шулай ук бөтен республикадан имам-мөхтәсибләр, мөфтиятнең гамәлгә куелган структуралары һәм барлык юнәлеш җитәкчеләре катнашты, дип хәбәр ителә.
-
Гимназиягә – 30!
Нәзирә Әхәт кызы Гыйззәтуллина, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы эксперты
-
Миллионнан артык татарстанлының иминият пенсияләре индексацияләнгән
Татарстанда 1 миллионнан артык граждан өчен иминият пенсияләре 7,3% ка индексацияләнгән. Нәтиҗәдә түләүләрнең уртача күләме 23 мең 777 сумга җитте, дип хәбәр иттеләр Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегендә.
-
Укытучыларның канатлы сүзләре мәгариф хезмәткәрләре йортын бизәячәк
Казан мөгаллимнәре мәгариф хезмәткәрләре йортының яңа бинасы интерьеры дизайнын эшләүдә үз өлешен кертә ала.
-
Камал театрының яңа бинасы 20 гыйнварда ачылачак
20 гыйнвар көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы тантаналы рәвештә ачылачак.
-
15 февральгә кадәр Габдулла Тукай премиясенә гаризалар кабул ителә
Быел ТР Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә гаризалар 15 февральгә кадәр кабул ителә.
-
Гыйнвардан Рособрнадзорга мөрәҗәгатьләр өчен телефон номерлары үзгәрде
2025 елның гыйнварыннан Рособрнадзорга мөрәҗәгатьләр өчен телефоннар үзгәрде.
-
2025 елда Казанда балалар ялына 590 млн сумнан артык акча тотылачак
Казанда 2025 елда балалар һәм яшьләр ялына 590 млн сумнан артык акча тотылачак. Бу 2024 елга караганда 78,5 млн сумга күбрәк. Шәһәр мэриясе сайтында бастырылган карар нигезендә, лагерьларда 48,2 мең бала ял итәчәк.
-
«Казанга гашыйк бул» бәйгесенең гариза кампаниясе озайтылды
«Казанга гашыйк бул» иҗади бәйгесенең гариза кампаниясен 30 апрельгә кадәр озайттылар.
-
2025 елда БДИ тапшыруга гаризалар язу 1 февральдә тәмамланачак
2025 елда БДИ тапшыруга гаризалар язу 1 февральдә тәмамланачак, дип хәбәр итәләр Рособрнадзорда.