ЯҢАЛЫКЛАР
-
Илһам Шакировны искә алачаклар
15 февральдә татар халкының бөек җырчысы Илһам Шакировның тууына 90 ел тула.
-
Россия матбугаты көне белән!
Бүген, 13 гыйнвар, Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан «Татарстан Республикасының Армиягә, авиациягә һәм флотка булышлык күрсәтү буенча ирекле җәмгыяте (ДОСААФ)»ндә тантаналы чара узды.
-
КФУда укучыларның Н.И. Лобачевский исем. Х Бөтенроссия фәнни конференциясе узачак
КФУ укучыларның Н.И. Лобачевский исем. Х Бөтенроссия фәнни конференциясендә катнашырга чакыра. Бу хакта университетның матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
БДИдан баш тартырлармы?
Дәүләт Думасында БДИдан баш тарту процессы башланды, дип белдерделәр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
-
Арка мие җәрәхәтләре: яңа дәва юлларын эзләү
Айзилә Билалова – Балык Бистәсенең Балыклы Чүкәй авылы кызы. Ул – Казан (Идел буе) федераль университеты, Фундаменталь медицина һәм биология институтының магистранты һәм «Ген һәм күзәнәк технологияләре» фәнни-тикшеренү лабораториясе кече фәнни хезмәткәре. Үз тормышын фәннән башка күз алдына да китерми. Әлеге чибәр һәм кыю туташ, кешелек дөньясын бәхетле итәр өчен, Татарстан фәненә үзеннән саллы өлеш кертергә әзерләнә.
-
Бала сорамыйча ала
Кайбер гаиләләрдә балалар «Әни, бу әйберне алырга ярыймы?» дигән сүзне бөтенләй белми, ягъни сораусыз әйбер алу күренеше алар өчен нормаль санала. Иң аянычы, әти-әниләр моны әдәпсезлек итеп кабул итми, проблемага күз йома. Ә кемнәрдер 40 яшькә җитеп тә, әти-әнисеннән рөхсәт сорап кына өстәлдәге тәмле ризыкка үрелә... Өйдәме, мәктәптәме, башка җирдәме, рөхсәтсез кеше әйберсен алу гадәтеннән баланы ничек араларга?
-
Кирәкле һөнәр
(3 нче сыйныф. Рус төркемендә татар теле дәресе) Лилия ВИЛДАНОВА, Баулы районы 5 нче урта гомуми белем мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
-
Кыңгырау урынына «Артек» җырлары
Гыйнварда Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә «Кыңгырау урынына музыка уйнату» проектын гамәлгә ашыруны дәвам итәчәк.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
2025 елда БДИ үткәрү көннәре билгеле
Россиядә Бердәм дәүләт имтиханының 2025 елда үткәрү көннәрен РФ Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор раслады.
-
2026 елда Россиядә «бакалавр» төшенчәсе юкка чыгачак
2026 елның 1 сентябреннән Россия югары уку йортлары югары белем бирүнең яңа системасына күчереләчәк, дип хәбәр итә РФ Фән һәм югары белем министрлыгына сылтама белән РИА Новости.
-
Мәктәп укучылары нейрочелтәрне куркынычсыз куллану нигезләренә өйрәнәчәк
Чираттагы «Цифр дәресе» кысаларында Татарстан мәктәп укучыларын нейрочелтәрләрне куркынычсыз куллану нигезләренә өйрәтәчәкләр.
-
«Мөһим сөйләшүләр» дәресләре өчен материалларны махсус порталда урнаштырачаклар
2025 елның гыйнварыннан Россия мәктәпләрендә «Мөһим сөйләшүләр» дәресләрен үткәрү өчен методик материалларны разговорыоважном.рф сайтында карарга мөмкин булачак. Проект РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан эшләнгән һәм гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итә РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте.
-
Бушлай сишәмбе! Музейларга бушлай керү көне
Айның беренче сишәмбесе 7 нче гыйнвардан 14 нче гыйнварга күчерелә! Татарстан Республикасы Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керергә мөмкин!
-
Балага кычкырмыйча түзә алмыйм
«Ясмин» психологик ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе, психолог Наилә Маннур кызы Бәшәрова бүген шактый гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтү, арт-терапия ярдәмендә балаларны дәвалау, төрле кимчелекләрдән арындыру буенча актив эш алып бара. Тынгысыз, кешеләр белән эмоцияләр идарә иткән заманда тәҗрибәле психологка «Балага кычкырмыйча түзә алмыйм» дигән борчу-проблема белән мөрәҗәгать итүчеләр күпме икән? Журналыбыз укучыларына кызыклы һәм файдалы булыр дигән максаттан, бу актуаль мәсьәләне психолог белән анализладык.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Кешелек тарихы чүлмәк кыйпылчыгына языла
Археолог дигәч тә, нигәдер чүлмәк белән алтын табучы күз алдына килеп баса. Чынлап та шулаймы? ТР ФАның А.Х. Халиков исемендәге археология институты фәнни хезмәткәре Айназ Илһам улы Хаҗиев дистә елдан артык әлеге иң авыр өлкәләрнең берсендә хезмәт куя. Яшь галим ни өчен әлеге юлны сайлаган да, аның фәнни кызыксынулары нинди катламга кадәр төшә? Әлеге һәм башка сорауларны аның үзенә юллыйк