ЯҢАЛЫКЛАР
-
Балага кычкырмыйча түзә алмыйм
«Ясмин» психологик ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе, психолог Наилә Маннур кызы Бәшәрова бүген шактый гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтү, арт-терапия ярдәмендә балаларны дәвалау, төрле кимчелекләрдән арындыру буенча актив эш алып бара. Тынгысыз, кешеләр белән эмоцияләр идарә иткән заманда тәҗрибәле психологка «Балага кычкырмыйча түзә алмыйм» дигән борчу-проблема белән мөрәҗәгать итүчеләр күпме икән? Журналыбыз укучыларына кызыклы һәм файдалы булыр дигән максаттан, бу актуаль мәсьәләне психолог белән анализладык.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Кешелек тарихы чүлмәк кыйпылчыгына языла
Археолог дигәч тә, нигәдер чүлмәк белән алтын табучы күз алдына килеп баса. Чынлап та шулаймы? ТР ФАның А.Х. Халиков исемендәге археология институты фәнни хезмәткәре Айназ Илһам улы Хаҗиев дистә елдан артык әлеге иң авыр өлкәләрнең берсендә хезмәт куя. Яшь галим ни өчен әлеге юлны сайлаган да, аның фәнни кызыксынулары нинди катламга кадәр төшә? Әлеге һәм башка сорауларны аның үзенә юллыйк
-
Даһины да үстерергә кирәк
Ходай «маңгаеннан үпкән» даһилар бар. Ләкин күпчелек очракта зур җиңүләр – тырышлык нәтиҗәсе. Әмма бала җилкәсенә югары максатлар өеп, аны сыный-сыный сындырмаска да кирәк бит әле. Әлеге сынауның чикләрен ничек билгеләргә?
-
Тау гына шуган идем...
Кыш көне балаларның имгәнү куркынычы аеруча зур. Ишегалды мәйданчыкларында уйныйлар, чана-чаңгы, тимераякта шуалар. Уенга бирелеп, бала егылырга, бәрелергә, имгәнергә мөмкин. Аяк-кул сеңерен тарттыру, каймыгу билгеләрен ата-аналар да белергә тиеш. Бу хакта безгә Республика балалар клиник хастаханәсенең табиб-травматологы – ортопед Владислав Лобашов аңлата.
-
Кайда чаңгы шуарга?
Кыш күрке – чаңгы. Әйдәгез, чаңгыда шуарга! Түбәндәге адреслар буенча Казандагы чаңгы шуу урыннарын барлыйбыз. Барыр алдыннан эш сәгатьләрен белешеп бетерү мөһим.
-
Бала нигә симерә, яки Нәрсә ул гиподинамия?
Илдус Лотфуллин – Чаллы егете, 2 нче татар гимназиясе, татар-төрек лицеенда укыган. Мәктәптә яраткан фәне биология булган. Шул вакыттан бирле төрледән-төрле олимпиадаларда катнаша, Татарстан, Россия күләмендә призлы урыннар яулый. Фәнгә мәхәббәте аны медицина өлкәсенә юл ярырга этәргән дә инде. Хәзерге вакытта ул – 17 ел стажга ия булган танылган балалар табибы. Казан дәүләт медицина академиясе һәм Казан дәүләт медицина университеты доценты, медицина фәннәре кандидаты Илдус Җәүдәт улы белән балалар сәламәтлеге турында сөйләштек.
-
Хаталар өстендә эш
Белем алуның бөтен мөмкинлекләре ачыкланган, өр-яңа методикалар, техник казанышлар заманында, ни хикмәт, хаталы язу гадәти хәлгә әйләнә бара. Хәзер иң җиңел кагыйдәне үтәмәү, эндәш сүзләрдән соң өтер куймаулар урамдагы элмә такталарда да күренгәли. Чөнки Интернетта аралашканда, сленглар куллану, сүзләрне кыскарту модада. Монда инде тулы җөмләләр, дөрес орфография очратырмын димә. Ә бит татар гомер-гомергә грамоталы, укымышлы, әлифбалы булган. Телебезне хаталар белән тутырудан ничек арынырга?
-
Кырыктан соң кияүгә чыгып буламы?
Ялгыз хатын-кызларның күпчелеге, гомер уртасын узгач, кияү табып булмый дип уйлый. Психологлар фикеренчә, моның сәбәпләре төрле. Әмма күбесе еш кына үз-үзенә психологик киртәләр (блоклар) куя. Кемдер баласын кабул итмәсләр дип курка, кемдер нарасыеның үги әти белән яшәвен теләми, ә кемдер никахсыз килеш якынлыкка каршы. Соңгы елларда, гадәттә, Интернет аша танышып кавышалар. Социаль челтәрләрдә һәм танышу сайтларында үз парын эзләүчеләр бик күп булса да, күбесе бу өлкәдә уңышсызлыкка очрый. Чынбарлыкка ачык күз белән карыйк әле. Кырыкта да матур гаилә корырдай ир-егетне ничек очратырга? Бүген сүзебез әнә шул хакта.
-
Яңа ел төнендә Татарстанда 66 бала туган
Бүген, 1 гыйнвар төнендә, 66 бала дөньяга аваз салган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Казан буйлап Яңа ел автомобиле йөреячәк
Бәйрәм көннәрендә Яңа ел автомобилен ешрак Бауман урамында, «Мега» сәүдә үзәге, «Салават күпере» һәм «Калейдоскоп» паркларында, шулай ук Дәрвишләр бистәсендәге чыршы янында күрергә мөмкин булачак.
-
Яңа ел белән!
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе сезне Яңа 2025 ел белән котлый!
-
Кышкы каникулларда лагерьларда күпме бала ял итә алачак?
Кышкы каникуллар вакытында 41 ял-сәламәтләндерү лагерьлары базасында 6000 балага, 16 мәктәп каршысында 705 балага ял итү урыннары әзерләнгән.
-
Мәктәп яны лагерьларына ихтыяҗ зур
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина мәктәп яны лагерьларына ихтыяҗ зур дип белдерде.
-
«Салават Күпере» торак комплексында шәһәрдәге иң зур поликлиника ачылды
Беренче пациентларны медицина учреждениесе 1 гыйнварда кабул итәчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе.
-
Илсур Һадиуллинның Яңа ел котлавы
ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.