ЯҢАЛЫКЛАР
-
Казан музейларында булачак профессионаллар җыр суза
Татарстанның Милли музеенда һәм аның ике филиалы – Салих Сәйдәшев музее һәм Боратынский музеенда гыйнварның соңгы ике атнасында музыкаль вакыйгалар узачак.
-
«Симург» үзәгендә актерлык осталыгы буенча дәресләр үтәчәк
«Симург» инклюзив ял итү үзәгенең театр студиясендә сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар һәм яшүсмерләрне актерлык осталыгы дәресләренә язылу ачылды.
-
Күк йөзендә планеталар парады узачак
Бүген төнлә күк йөзендә планеталар парады узачак.
-
Менеделеевскида халыкара олимпиада узачак
1–4 мартта Менделеевск шәһәрендә икенче ел рәттән «Менделеев токымнары» дип аталган химия һәм химия технологияләре буенча олимпиада узачак.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Камал театрының тантаналы ачылышы узды
Бүген Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасын ачтылар. Тантаналы ачышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия мәдәният министры Ольга Любимова, Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Россия Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Владимир Машков рәсми кунаклар, театр әһелләре, язучылар һ.б. катнашты.
-
Быел «Алтын битлек» премиясе тапшыру тантанасы Камал театры яңа бинасында үтәчәк
Быел «Алтын битлек» театраль премиясен тапшыру тантанасы Казандагы Г.Камал театры яңа бинасында узачак. Бу хакта театр ачылышында РФның Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Владимир Машков хәбәр итте.
-
Кирәкле комиссия
Керпе дә баласын «йомшагым» дип сөйгәнен беләбез. Әнә шул йомшаккайларыбызның уңышсызлыгы йөрәгебезгә энә булып кадала. Балалар бакчасында шигырен ятлый алмый дип тәрбиячеләре зарлана, мәктәптә бер фәннән дә алдырып китә алмый, өй эшләрен эшләү тәмам газапка әйләнә... Белем бирү программасын үзләштерә алмауның сәбәпләре тирәндәрәк, физик яки психик саулык белән бәйле булуы турында шик соңлап уяна... Психологик-медицина-педагогик комиссия (кыскача ПМПК дип йөртелә) – әнә шундый катлаулы очракларны ачыклауда ярдәм итү чарасы.
-
Ярамыйга карамый: тату һәм пирсинг зыянсыз була аламы?
Бу темага әзерләнгәндә, бер форумда шундый язма күзгә чалынды: «Компьютерымда 20 ел элек үземә ясатам дип йөргән татуларның эскизларын таптым. Ярый әле, акчам җитмәгән ул вакытта! Шулкадәр сөендем. Барлык кабыргаларымда Сатурн планетасы төшкән булыр иде хәзер». Бер яктан – көлке, ә икенче яктан, яшь кешенең башына бер фикер килсә – китми бит ул. Тәнгә перманент (юкка чыкмый торган) татулар һәм пирсинг ясату көннән-көн популярлаша. Кемдер моны соңгы еллар шаукымы ди, дини күзлектән чыгып тыючылар да бар, ә кайберәүләр тату һәм пирсингның әллә ничә мең еллык бик борынгы традиция икәнлеген искә төшерә... Ә менә медицина бу мәсьәләгә ничек карый?
-
Фатыйховларның бәхет «рецепты»
Гөлия һәм Илдар Фатыйховлар гаиләсендәге мәхәббәтне һәм сабырлыкны бизмәнгә салып үлчәсәк, мөгаен, никахның ныклыгын тәэмин итүче ике сыйфатның да тигез булуын күрер идек. Тормыш зур сынауларга дучар иткән вакытта да Баулы гаиләсе: «Гомер бер генә бирелә, нигә түзеп яшәргә», – дими, бәхетне никах вәгъдәсенә тугрылык саклап, бер-береңә терәк булып яшәүдә күрә.
-
Шаляпин стипендиясенә гаризалар кабул ителә
Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның филиалы – Горький һәм Шаляпин музее 2025 елның иң яхшы яшь вокалистлары арасында Шаляпин стипендиясе алуга конкурс игълан итә.
-
Тинчурин театрында «Белем вайб» проекты старт ала
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Белем вайб» белем бирү проекты – лекцияләр циклы башлана. Яңа проект театр һәм башка кызыклы темаларга багышланачак. Лекцияләрне ай саен үткәрү планлаштырыла, дип хәбәр итә театр матбугат хезмәте.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Кыш күрке – чаңгы
Балагыз укуда калыша икән, аны чаңгыга бастырыгыз. Баксаң, начар уку еш кына баш миенең сул як ярымшары актив булмавына бәйле. Аз хәрәкәтләнүче замана балаларының барысына да хас бу проблеманы чаңгыда йөреп хәл итеп була, ди белгечләр. Чаңгы турында тагын ниләр белмибез? Кышкы спорт төренең нечкәлекләре белән бергәләп танышыйк.
-
Иртәгә «Манзара» спорт-музыкаль премиясе узачак
Иртәгә, 18 гыйнвар, «Корстон» комплексында «Манзара» спорт-музыкаль премиясе узачак. Аның быелгы үзенчәлеге – көрәш буенча Татарстан чемпионаты белән берләштергән форматта үтүе.
-
Казанда Шәехзадә Бабичны искә алалар
20 гыйнварда 10.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрь Шәехзадә Бабичның тууына 130 ел тулуга багышланган ачык лекция оештырыла. Бу хакта ТР Милли музееның матбугат үзәге хәбәр итә.
-
Казан тирмәсендә «Нәсел кайтавазы»
Иске Татар бистәсендә урнашкан тирмәдә күрсәтелүче «Нәсел кайтавазы» спектакле «Тамырлар» проекты нигезендә тормышка ашырыла.